Реклама
Кайчак кич белән тузан сөртергә, идән юарга туры килә. Әмма, кояш баегач, мондый эшләрне башкарырга ярамый, диләр. Бу чынлап та шулаймы?
Сорауларына Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт ГАЛИМҖАНОВ җавап бирә:
-Ислам дине чисталыкка бик зур игътибар бирә. Аллаһы Тәгалә үз китабында безгә, тән чисталыгын, кием чисталыгын саклап, намаз укырга әмер итә. Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһиссәлам дә бер хәдистә: җирләребез дә гел чиста булырга тиеш. Күбебез көндез эштә була. Шуңа күрә өйне кич белән җыештыруның бернинди зарары юк, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз