Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • "Хыянәтче иремнән кыйналып яшәгәнче, катып үлүем хәерлерәк" (БУЛГАН ХӘЛ)

    Моннан ун ел чамасы элек, зәмһәрир салкын кышкы кичтә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылыннан Казанга кайтып килгәндә, М7 трассасына җитәрәк, урман юлы читендә күшегеп, бер урында таптангалап басып торучы, кыска буйлы, юантык гәүдәле хатын-кызны күреп алдык.

    Кызганып, машинабызны туктаттык. Утыз биш яшьләр чамасындагы, ябык чырайлы, талчыккан йөзле, туңудан иреннәре зәңгәрләнгән хатынның корсагы борынына җитеп килә иде.

    – Утыртсагыз – утыртырсыз, утыртмасагыз, бернишләр хәлем юк. Залим ирем яныннан көчкә чыгып качтым. Кесәмдә сукыр бер тиенем юк. Салкын үзәгемә үтте. Ичмасам, бераз булса да җылынырмын дип кенә сезгә кул күтәрдем. Кая барырга да белмим. Хыянәтче иремнән кимсетелеп, кыйналып яшәгәнче, катып үлүем хәерлерәктер, – дип елап җибәрде.  

    – Сөйләмә юкны! Бу яшьтән нинди үлем турында уйлау ул? Утыр тизрәк! Без Казанга юл тотабыз. Үзеңне кая чаклы алып барырга икәнлеген әйтерсең.   Бәлагә тарыган бичара хатынның хәлен аз булса да җиңеләйтергә өметләнеп, күчтәнәчләр тутырылган зур сумкамны ачтым.

    Төнгә каршы озын юлга чыгарга әзерләнгәндә мәтрүшкәләп-гөлҗимешләп ясаган кайнар чәемне термостан агызып бирдем, үзем пешереп тыккан тәмле өчпочмакларны суздым. Ул сыемны рәхмәт әйтеп алды. Чәй эчкәч, битләре алсуланды. Ниһаять, сулкылдаудан туктады. Салонның киң йомшак кәнәфиенә җайлап утырып, аркасын сөяп, башындагы зәңгәр шәлен иңбашына шудырып төшереп, пәлтә төймәләрен ычкындырып җибәреп, йокымсырап бара башлады.  

    Трассада машиналар аз булудан файдаланып, ирем тизлекне арттырды. Сихри ай яктысына коенган карлы чыршылар артка таба «йөгереште».  

    Ирем миңа гына ишетелерлек итеп:   – Матурым, кая алып барабыз инде бу хатынны? Юлда бәбәйли башласа, нишләрбез? – диде.  

    – Кая булсын, үзебезгә? Бүген-иртәгә әни буласы көмәнле хатынны төн уртасында ялан кырда төшереп калдырып булмый бит инде? Ходай җан биргәнгә җүн бирә ул! Бүген бездә кунып чыгар. Иртәгә берәр нәрсә уйлап табарбыз, – дип җавап бирдем.  

    Ирем, ирен чите белән генә саран елмаеп:   – Эзләгәнгә маҗара табыла инде ул, – дип кенә куйды.

    – Бер дә борчылма, Рәискәем! Без яшәгән районда «Фатыйма» хатын-кызлар кризис үзәге бар. Махсус проектлар төзеп, Халыкара бәйгеләрдә катнашып, Грантлар отып, күпләрнең проблемасын хәл итәләр. Гаиләсендә рәнҗетелгәннәргә, төрле бәлагә таручыларга социаль-психологик ярдәм күрсәтәләр. Урамда калганнарны үзләренә сыендыралар, махсус арендалаган торакларда вакытлыча яшәтәләр. Аналарны – эшкә, балаларын – бакчага, мәктәпкә, кайберләрен хастаханәгә урнаштырырга булышалар. Аларның игелекле эшләре турында гәҗиткә язып чыктым. Җитәкчесе Венера ханым – миһербанлы, белемле, кыю йөрәкле, бик булдыклы татар хатыны. Телефоны – блокнотымда. Сөйләшермен, булышмый калмас, – дидем.  

    Юлдашыбыз уянып, безнең үзара сөйләшкәнне тыңлап барган булса кирәк:  

    – Минем исемем дә Венера (исемнәр үзгәртелде – авт.), – дип, уңайсызланып кына сүзгә кушылды.

    – Сезне Хозыр Ильяс хәзрәтләре карынымдагы нарасыем хакына юлыма чыгаргандыр. Авырлык килгәндә гел шуңа ялварам. Берничә мәртәбә булышты инде.  

    – Ничек итеп?   – Үсмер чагымда, чана тартып утынга баргач, өстемә ыргылып килгән ач бүредән коткарып калды ул. Кабак орлыгы зурлыгы сары казык тешләрен ыржайтып, ерткыч миңа ташланам дигән мәлдә каенлыктан килеп чыккан олы яшьтәге аучы аны атып екты. Киң җилкәле, озын буйлы, баштанаяк актан киенгән, ап-ак сакаллы, мөлаем йөзле карт иде ул. Иң гаҗәбе шул: ул бүре түшкәсенә кагылмады, миңа елмаеп кул изәде дә, чаңгыларын чыштырдатып, урман ешлыгына кереп югалды…  

    – Менә ичмасам могҗиза! – диде ирем.  

    – Мин кияүгә чыккан елда ирем Рәсим, бригада туплап, җәй башында шабашкага чыгып китте. Көтү чираты безгә килеп җиткән иде. Каенанам, авырлы дип тормады, кырга мине чыгарып җибәрде. Көтүне туплауга алып төшеп җитә алмадык, бик нык яшенләп, чиләкләп коеп яңгыр яварга кереште. Сыерларыбыз төрле якка таралышты. Басуга кереп, уҗым йә чи люцерна ашап күбенерләр, дип бик нык курыктым. Җан-фәрманга шулар артыннан чапканда, юеш үләнгә таеп егылып, кызыл балчыклы тирән ермакка мәтәлдем. Туп урынына тәгәрәдем. Аңыма килгәндә, мине таныш түгел ир заты чокырдан күтәреп алып менеп килә иде. Мин аны таныдым. Ул мине бүредән коткарган мәрхәмәтле изге зат – Хозыр Илъяс хәзрәтләре иде…  

    ***  

    …Быел апрельнең соңгы атнасына аяк баскач, көннең матурлыгына, гадәттән тыш җылылыгына кызыгып, үз хутым белән генә бакчага барып кайтырга булдым. Розаларның өстен ачарга, теплицада гөрләп үсеп утыручы редис-суганнарга, яшел тәмләткечләргә су сибеп кайтырга исәп. Кисмәкләргә тутырган карыбыз эрегәндер, көмеш кебек чиста, ефәктәй йомшак шифалы суның җиде-сигез чиләген – мунча багына, калганын теплица эчендәге тимер мичкәләргә ташыйсы, карлыганнарны орчык кебек бер күчкә җыеп бәйләгән бауларыннан ычкындырасы, өлгерә алсам, кураларны шпалерларга күтәртеп чыгасы булыр, дип эчтән генә план корып, автобус көтеп утырам.

    Сезон ачылганчы «Дальные сады» ягына транспорт сирәк йөри, шунлыктан шактый озак көтәргә туры килә. Борчылмыйм, җылы кояш нурларында иркәләнеп, пар каен үскән яктан бөркелгән әчкелтем бөре исен иснәп, тукталыш мәйданчыгына көтүләре белән төшеп кунган күк күгәрченнәрнең мин учлап сипкән көнбагыш бөртекләрен чүпләгәнен күзәтеп, хозурланып утырам.

    Яныма тугыз-ун яшьләр чамасындагы ир бала җитәкләгән җыйнак гәүдәле хатын килеп басты. Карлыгач канатыдай дугайланып сызылган кашлары арасындагы соргылт миңе аның нурлы йөзендә матур бизәк сыман иде. Кайда күргән идем соң үзенчәлекле бу төс-битне? Малае эскәмиягә үрмәләде.  

    – Рәис, улым, аякларыңны бутап утырма! Янәшәңдәге әбинең ак курткасын буйый күрмә! – дигән тавыш миңа бик таныш булып тоелды.   Җәлт кенә шул якка борылдым. Күз карашларыбыз очрашты.

     – Венера, син түгелме соң? – диюемне сизми дә калдым.   Ул миңа бермәл сынап карап торды да:  

    – Хәмидә апа, җаныкаем, сез бит бу! Кичерә күрегез, танымадым бит! – дип кочаклап алды.

    – Теге вакытта иткән изгелегегезне гомердә онытасым юк! Үземнең дә, туачак улымның да гомерен саклап калдыгыз бит! Зыкма суык кышкы кичтә сез очрамасагыз, урман буенда катып үлгән булыр идем. Сез миңа газаплы язмышымнан котылу юлын күрсәттегез. Киләчәгемә өмет уяттыгыз. Бәхеткә илтүче юл булды ул. Аллага шөкер, бүгенге тормышым-көн күрмешем бик әйбәт. Берүк яман күзләр генә тимәсен! Казаннан ерак түгел Т. авылында үз йортыбыз белән яшибез. Бик әйбәт кешегә кияүгә чыктым, тагын бер ул таптым. Ирем Рәсүл эчми, тартмый, кулыннан бөтен эш килә. Үземне дә, балаларны да рәнҗетми. Авыр сүз әйтми, аңлашып, яратышып яшибез. Авылыбыз урманга терәлеп тора. Җәй көне җиләк, гөмбә күп була бездә. Рәис абый белән бергәләп кунакка кайтыгыз! Бәладән коткарышкан ирегез хөрмәтенә олы улыма аның исемен куштым! Тормышым җайлангач, үзегезне күреп ихластан рәхмәт әйтергә әллә ничә мәртәбә талпындым. Мул табыннар хәстәрләп, мунчалар ягып, ихластан сый-хөрмәт күрсәтәсем килгән иде. Кызганычка, сезне эзләп таба алмадым. Яшәү урыныгыз алышынган, телефон номерыгыз үзгәргән икән. Теге чакта кайда эшләвегезне сорарга башым эшләмәгән…  

    – Ходай насыйп иткәч, очраштык бит, менә! Соң булса да, уң булсын, Венера! Синең өчен ихластан шатмын! – дидем.  

    Хәмидә ГАРИПОВА,

    https://tr.beznen.ru 

    Фото: https://pixabay.com

     

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: