Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Хәтер нигә начарая һәм аны ничек ныгытырга?

Кеше олыгайган саен хәтере начарая, ул оныта башлый. Хәтер начараюның сәбәпләре төрле. Шуңа да әйберне кая куйганны, исемнәрне, телефон номерларын оныта башласагыз, иң элек табибка мөрәҗәгать итегез. Ул сезгә тайпылышның сәбә­­бен ачыкларга ярдәм итәр. Бу, мәсәлән, стресс, күп эшләү булырга мөмкин. Болар хәтер начараюның иң киң таралган сәбәпләреннән санала. Баш миенә көч килгәндә ул мәгълүматны кабул итә алмый башлый.

Җитәрлек йокламау. Туйганчы йокламаганда баш мие тиешенчә ял итми һәм нәтиҗәдә кеше оныта башлый.

Сыеклык җитмәү. Аз су эчкәндә баш мие эшчәнлеге бозыла. Мондый хәл килеп чыкмасын өчен көнгә, ким дигәндә, 1,5 литр сыеклык эчәргә кирәк.

Атеросклероз. Кан тамырлары томалану баш миендә кан йөреше бозылуга китерә. Андый вакытта кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итү зарур. Ул, баш миендәге кан тамырларына УЗИ уздырып, җитешсезлекнең сәбәбен ачыклар.

Калкансыман биз авырулары. Кисәк генә оныта башлаганда, калкансыман бизне тикшертү дә бик мөһим. Аның гипофункциясе (эшчәнлеге йомшаруы) хәтергә тискәре йогынты ясый.

Баш миенә ничек ярдәм итәргә?

Каһвә эчү. Холестерин баш миен­­дәге кан тамырларын томалый. Шуңа да төшке ашны ашагач, бер чынаяк табигый каһвә эчү холес­теринның начар тәэсирен киметә. Ләкин каһвәне күп эчәргә ярамый. Ул кирәкле микъдардан артканда зыянлы.
Асимметрик хәрәкәтләр ясаганда баш миенең ике ярымшары да берьюлы эшли. Әйтик, бер кулны – бер, икенчесен икенче якка әйләндерегез. Мондый күнегү ясарга да була: сул кулның терсәген уң як тезгә тидерәләр яки киресенчә эшлиләр.
Әстерхан чикләвеге баш мие эш­чәнлеген яхшыртучы һәм хәтерне активлаштыручы лецитин дигән матдәгә бай. Көнгә биш чикләвек ашаганда организмга җитәрлек кадәр С витамины керә. Ул фикерләү сәләтен тизләтә. Моннан тыш, әстерхан чикләвеге баш миен картаюдан саклый.
  
Уку. Газета уку файдалы, аннан без бик күп мәгълүмат, яңа фактлар алабыз. Хәтта мәхәббәт турында роман яки детектив уку да баш мие, хәтергә фильм карау белән чагыштырганда күпкә нәтиҗәлерәк тәэсир итә.

Бию. Көйгә яңа бию хәрәкәтләре өйрәнү баш мие өчен менә дигән күнекмә.
Бер аякта аумыйча басып тору – баш мие өчен катлаулы процедура. Күнегүне көн саен 5-10 минут ясарга кирәк.

Спорт белән шөгыльләнү дә хәтер өчен файдалы. Чөнки теләсә нинди физик күнегү баш миендәге кан йөрешен яхшырта.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев