Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

КФУ метеорологы Татарстанда аномаль эсселекнең сәбәпләрен аңлатты

Татарстанга аномаль эссе һава торышы килде – апрель уртасында шторм кисәтүе игълан ителде. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев һава торышы аномалиясенең сәбәпләре, кайчан чын җәй киләчәге хакында сөйләде.

«Без Атлантик циклонның җылы секторына эләктек. Әлеге циклонның икенче өлешендә Санкт-Петербург урнашкан, анда кар ява һәм 2 градус җылы. Циклон бездән төньякка китә, шуңа күрә хәзерге вакытта Мәскәү һәм Санкт-Петербургта хакимлек иткән суыклар безгә килмәячәк», - диде ул.

КФУ профессоры сүзләренчә, климатның глобаль җылынуы сәбәпле һава торышы аномалияләре күзәтелә.

«Климатның глобаль җылынуы хәзер дә актив фазада, планетада температура фоны күтәрелә. Глобаль җылыну безнең төбәккә дә тәэсир итә, кышкы һәм язгы чорда бу йогынты аеруча зур», - диде Переведенцев.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев