КФУ галиме һава торышының кискен үзгәрүе турында сөйләде
Татарстанга декабрьнең икенче яртысында аномаль җепшек көннәр килде. Урыны белән карлы яңгыр ява, ә Казанда тәүлеклек уртача һава температурасы уртача климат нормасыннан 8-10 градуска югарырак. КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га шулай дип сөйләде.
«Якындагы декадада Казанда һава температурасы климат нормасыннан дүрт градуска югарырак булачак. Атна ахырында җылы аномалия 8-10 градус көтелә, яңгыр һәм кар явачак. Болар – җепшек көннәр, температураның зур аномалиясе. Декабрьдә Татарстан башкаласында явым-төшем саны буенча айлык план арттырылып үтәлгән, 60 миллиметрдан күбрәк яуды», – дип сөйләде әңгәмәдәш.
Җепшек көннәр озак булмый. Һава торышының кискен үзгәрүе киләсе атна башында ук көтелә. Дүшәмбе һәм сишәмбе көндезге сәгатьләрдә Казанда термометр баганалары «минус» билгесе белән 7-8 градуска кадәр төшәчәк. Көчле бозлавык көтелә.
«Без чираттагы антициклон йогынтысында булачакбыз», – дип аңлатты Переведенцев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев