Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кесә телефоныннан аеруча сак булыгыз!

“Роспотребнадзор” коронавирус пандемиясе чорында кесә телефоны ни өчен куркыныч тудыруын хәбәр итә.

Ведомство мәгълүматлары буенча, кеше кулдан төшерми дә торган гаджет бактерияләрнең һәм вирусларның төп чыганакларыннан берсе булырга мөмкин.
Мобильник аша инфекциянең йогу сәбәпләре:
- гаджет еш кына кулдан кулга тапшырыла, аның хуҗасы да аны һәрвакытта да юылган куллары белән генә тотмый;
— сөйләшкәндә телефон биткә бик якын китерелә;
— күп кенә кәрәзле телефон хуҗалары, зыян салудан куркып, беркайчан да аларны чистартмый;
- күпләр телефоннарны үзе белән бәдрәфкә ала — ә бу авыру таратучы төрле микробларга бик “бай” урын.

Мобиль телефон аша чир йогуны ничек булдырмаска?
  Җәмәгать урыннарында һәм бәдрәфтә булганнан соң, кулларны 20 секунд дәвамында җентекләп юарга, шуннан соң кәгазь сөлге белән коры итеп сөртергә кирәк.
  Үзең белән антисептик салфеткалар яки сыек чаралар (гельләр, спрейлар) булу мөһим. Юарга мөмкинлек булмаган очракта да, куллар чисталыгын сакларга була.
  Даими рәвештә телефонны антисептик чаралар белән чистартырга. Чехолы бар икән, аны аерым эшкәртергә кирәк.
* Грипп һәм ОРВИ вирусларына, коронавируска каршы көрәшү өчен спирт нигезендә салфеткалар һәм гельләр куллану яхшырак.
  Телефонны кеше күп урыннарда, җәмәгать транспортында булганнан соң, бигрәк тә, эш көне тәмамланганнан соң, чистартырга кирәк.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев