Кемнәр май ае пенсияләрен алданрак алачак?
Пенсияләрне айның 1есеннән 5енә кадәр банк аркылы алучы пенсионерларга май түләүләре 30 апрельгә кадәр киләчәк.
6 майдан башлап банклар аша пенсия түләү стандарт график буенча барачак.
Барлык төр пенсияләр: иминият һәм социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләр алданрак түләнә. Әгәр пенсия белән бергә Социаль фондтан башка төр түләүләр дә килә икән, алар да вакытыннан алда түләнәчәк. Акчалар автомат рәвештә килә.
Пенсияләрен почтадан алучы пенсионерлар май акчаларын гадәти даталарда алачак.
Почтальоннар пенсияләре 3 майдан китерә башлый. Шушы вакыттан башлап пенсияне почта кассасыннан да алып була. Пенсияләрне почта аша түләү 25 майга кадәр дәвам итәчәк.
Май бәйрәмнәре сәбәпле, пенсияләрне түләү турындагы мәгълүматны банкларда һәм почта бүлекчәләрендә белешергә киңәш ителә.
Телеграм-каналы яза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев