Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кемгә сарымсак ашарга ярамый?

Табиб сарымсакны “ яратмаучы” чирләрне атап үткән.

Сарымсакны күпләр иммунитетны ныгыту өчен иң популяр продуктларның берсе буларак саный. Ләкин билгеле бер чирләрдән интегүчеләргә аны ашарга ярамый. Гаилә табибы, диетолог Анна Ивашкевич шулай дип белдергән.

“Сарымсак иммун системасының әйбәт эшләвенә этәргеч бирә. Өстәвенә аның составында вирусларга каршы торуга ярдәм итәрдәй цинк та бар” – дип билгеләп үткән табиб.

Шул ук вакытта, Ивашкевич әйтүенчә, бу яшелчәне ашказаны җәрәхәтеннән интегүчеләргә, шулай ук гастрит көчәйгән вакытларда ашарга ярамый. Юкса сарымсак ашказанына “бәрәчәк”, дип өстәгән белгеч.
Моннан тыш ул эчәкләре бигүк көйле эшләми торган кешеләргә дә сарымсакны чамасын белеп кенә кулланырга кирәклеген әйткән.

“Ләкин ашказаны, эчәкләре көйле эшәүчеләр дә сарымсакны көненә ике тештән арттырмаска тиеш. Ә инде бу органнар авыртканда, хәтта шушы 1-2 теш тә күп булачак”, – дип йомгак ясаган сүзенә Ивашкевич.
Моңа кадәр табиб-диетолог Инна Заикина сарымсакның шактый ук “усал” продукт булуын белдергән. Аның әйтүенчә, файдалы үзенчәлекләренә карамастан, аны ач карынга һәм еш ашарга ярамый.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев