Кемгә нәрсә бирелергә тиеш?
Авыр хәлдә калган гаиләдә тәрбияләнүче бер айлык балага сөт кухнясыннан нәрсәләр бирелергә тиеш? Әлеге сорауга район үзәк больницасы педиатры Саимә Әбдрәшитова түбәндәгечә җавап бирде: "Гомумән, сөт ризыклары бер кешегә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче яисә анемия һәм авырлыгы җитмәү белән авыру балаларга бирелә. 6 айга...
Авыр хәлдә калган гаиләдә тәрбияләнүче бер айлык балага сөт кухнясыннан нәрсәләр бирелергә тиеш?
Әлеге сорауга район үзәк больницасы педиатры Саимә Әбдрәшитова түбәндәгечә җавап бирде: "Гомумән, сөт ризыклары бер кешегә керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче яисә анемия һәм авырлыгы җитмәү белән авыру балаларга бирелә. 6 айга кадәрге андый сабыйларга сөт катнашмасы гына бирәбез. 6 айдан 1 яшькә кадәр сөт катнашмасы, сөт, кефир һәм эремчек, ә инде 1 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларга, сөт катнашмасыннан тыш, башка сөт ризыклары бирелергә тиеш".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев