Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кәбестәне тиз тозлау ысулы

Җайлы һәм бик тәмле килеп чыга.

Кирәк булачак: 2 кило кәбестә, 1 кило кыяр, уртача зурлыктагы 2 кишер, 1 татлы борыч.

Маринад өчен: 1 литр су, 1 аш кашыгы (өеп) тоз, 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы 70 процентлы аш серкәсе.

Кәбестәне – озынча итеп, кыяр һәм татлы борычны вак кына турыйбыз, кишерне эре тишекле угыч аша уабыз. Барысын бергә болгатып, 3 литрлы банкага тутырабыз да өстенә кайнап чыккан маринад коябыз. Суынгач, суыткычка алып куябыз. Кәбестәне кичтән тозласагыз, иртәгәсе көнгә әзер булачак. Табынга куйганда, кәбестәгә көнбагыш мае өстибез һәм суган турап салабыз.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев