Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казаннан Сочига оча торган самолетны яшен суккан

Гадәттән тыш хәл вакытында кешеләр имгәнмгән.

(Казан, 24 март, "Татар-информ"). Казан-Сочи рейсы буенча оча торган самолетны яшен суккан. Имгәнүче кешеләр юк. Бу турыда бүген РБК сайты Сочи аэропортының матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итте.

"Сочи аэропортыннан 35 км ераклыкта  "Победа" авиакомпаниясе самолетына яшен суккан", диелгән бу хәбәрдә.

Сочи аэропортында самолетны техниклар караган. Бу самолет Сочидан Мәскәүнең Внуково аэропортына пассажирларсыз гына киткән.

Мәскәүгә шушы самолетта очрага тиешле пассажирларны башка рейсларда озатканнар.

Фото: Михаил Захаров/архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев