Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казанда коронавирустан бер кеше үлгән, Чирмешәндә бу чирне йоктыручы юк

Үткән тәүлектә COVID-19 диагнозы Татарстанда 75 кешедә расланган. Ә Казанда бу чирдән бер кешенең гомере өзелгән, бу – республикада унынчы үлем очрагы.

Вафат булган 57 яшьлек ир-атны, югары тән температурасына һәм хәлсезлеккә зар белән, 13 майда больницага салганнар. Ни кызганыч, авыруның гомере 20 майда өзелә. Аның башка авырулары да булган.   

Шөкер, үткән тәүлектә Чирмешәндә коронавирус йоктыру очрагы теркәлмәгән.  Ә менә Казанда бу авыруның – 24, Яр Чаллыда – 23, Түбән Камада – 7, Апаста – 6, Балык Бистәсендә – 4, Яшел Үзәндә- 3, Питрәчтә – 2, Әлмәт, Әтнә, Биектау,  Лаеш, Саба районнарында берәр яңа очрагы расланган.

Авыруларның  24се больницаларга озатылган, 51е өйдә дәвалана – аларда авыруның җиңел яки симптомсыз формасы.

Татарстанда 22 майга коронавирус йоктыруның барлыгы 2621очрагы теркәлгән.  

Зинһар үз-үзегезне саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев