Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Казан студентларына - Чирмешән яшелчәсе

Казан шәһәрендә югары белем алучы чит ил студентлары чирмешәнлеләрдән тагын ярдәм алды.

Альберт Латыйпов җитәкчелегендәге Alcorp компаниясе төркеме Казан милли тикшеренү техник университетында (КНИТУ-КАИ) белем алучы, коронавирус көчәю сәбәпле, тулай торак-
ларда  яшәп калган чит ил студентларына яшелчәләр озатканнар.
-Аграр яшьләр оешмасыннан КНИТУ студентларына ярдәм итә алмассызмы дип, безгә мөрәҗәгать иткәч, ярдәм оештырдык: 1 тонна 200 килограмм - бәрәңге, 300әр килограмм кишер һәм суган тупладык, - ди Альберт Яхъя улы. - Авыл халкыннан үзләреннән арткан яшелчәне сатып алдык һәм бик арзан бәядән үзебез илтеп тә бирдек. 
Университет җитәкчелеге бу ярдәмне бик теләп кабул иткән һәм рәхмәтләрен җиткергән.

Альберт Латыйпов фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев