Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кайбер серләрне сөйләргә ярамый!

Кайвакыт кемгәдер күңелеңне бушатсаң, җиңел булып кала. Ә менә кайбер серләр белән бүлешергә ярамый икән, дип ышандыра белгечләр.

Хәтта идеаль гаиләдә дә конфликтлар булмый калмый. Гадәттә, алар тиз “сүнә”. Ләкин аларны кемгәдер сөйләгән булсагыз, иң кирәкмәгән вакытта исегезгә төшерелеп, тормышыгызны бозарга мөмкин.

Су коену киемендә яисә күбекле ваннада фото төшәргә яратасыз икән, аларны башкаларга күрсәтмәгез. Кайчандыр моның сезгә каршы “эшләве” ихтимал.
Иң ныклы гаиләдә дә финанс проблемалар була. Никадәр кыен булса да, алар хакында бүлешмәгез.

Башкалар сезгә ярдәм итә алмас, ә җәмәгатегез белән араларыгызны бозарга мөмкиннәр.
Бер кеше белән ни хакында сөйләшүегезне икенче кешегә сөйләмәгез. Мәсәлән, ирегез белән ни хакта сөйләшүне әти-әни белмәсә дә ярый. Яисә киресенчә.

Интим тормышыгыз хакында кем беләндер бик сөйләшәгез килә икән, аны сөйгән ярыгыз белән тикшерегез. Я булмаса, психологка мөрәҗәгать итегез. Дуслар белән сөйләшә торган тема түгел ул.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев