Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Карны көрәмәгән өчен штраф салачаклар

Кар чистартылмаган өчен, гражданнарга да, юридик затларга да штраф түләттерүләре ихтимал.

Юрист Юрий Аванесов «Прайм» агентлыгына сөйләгәнчә, кайбер объектларга керү юллары кардан чистартылмау санкциягә эләгә, ул Россия Административ хокук бозулар кодексының 20.4 маддәсендә янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозу буларак регламентланган. 

«Сүз бина, корылма һәм тышкы җайланма, ачык склад, тышкы янгын баскычларына һәм янгын гидрантларына, резервуарларга, янгынга каршы тору чыганагы булган табигый һәм ясалма сулыкларга керү юллары турында бара», — дигән Аванесов.

Юрист штрафларның гражданнарга да, юридик затларга да салынуына игътибарны юнәлтте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, хокук бозу субъектының (җирдән файдаланучы) коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте әгъзасы булу-булмавының юридик әһәмияте юк.

Тәртип бозучы кисәтү белән котылырга яки штраф түләргә мөмкин, диде Аванесов. Гражданнар өчен 2-3 мең сум, вазифаи затлар өчен 6-15 мең сум, юридик затлар өчен 150-200 мең сум, шулай ук юридик оешма ачмыйча гына эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга 20-30 мең штраф каралган, диелә хәбәрдә.

"Ватаным Татарстан"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев