Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Кан басымы югары булганнар өч нәрсәдән тыелсын!

Белгечләр шулай киңәш итә.

Кофеин. Австралия галимнәре раславынча, көненә ике чынаяк каһвә эчү дә кан басымын 10 пунктка күтәрә. Гипертониягә дучар кешеләргә каһвәдән баш тартырга киңәш итәләр. Бу эчемлектән йөрәк тибеше ешая, тахикардия барлыкка килергә мөмкин.

Алкоголь. Спиртлы эчемлекләр гипертонияле кешеләр өчен аеруча куркыныч. Аларны куллану кан басымын ирләрдә – 10 процентка, хатын-кызларда 1 процентка күтәрә. Куркыныч шунда – алкоголь кулланганнан соң бер сәгатьтән кан тамырлары киңәя һәм гипертоник җиңеллек тоя. Ләкин янә бер сәгатьтән кан тамырлары баштагыдан да ныграк тарая һәм кан басымын күтәрә.

Тоз. Кан басымы югары кешеләргә тоз организмда тоткарланмасын өчен еш һәм күп итеп чиста су эчеп торырга кирәк. Аларга көненә 5 граммнан да артык тоз кулланырга киңәш ителми. Тозлы, маринадланган азыкларны да кулланмаска кирәк. Тоз организмда суны тоткарлый, бу хәлдән кан басымы күтәрелә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев