Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Кайбер пенсионерлар гыйнвар пенсияләрен декабрь ахырында алачак

Гыйнвар пенсияләре гадәттәгечә декабрь ахырында киләчәк. Россия Социаль фонды мәгълүматы буенча, 28 декабрьгә кадәр һәр айның бересеннән тугызына кадәр банклар аша алучыларга гыйнвар өчен вакытыннан алда түләүләр киләчәк.

Пенсияләрнең барлык төрләре: иминият һәм социаль, тупланма, картлык һәм инвалидлык буенча пенсияләр алдан ук күчереләчәк.

Һәр айның 10 числосыннан башлап түләүләр алучы гражданнар аларны стандарт график буенча алачак. Гадәтләнгән көннәрдә пенсияләрне хат ташучылар да китерәчәк. Өйгә илтү 3 гыйнвардан башлана. Шул ук вакытта почта элемтәсе бүлекчәләренең эш графигы исәпкә алыначак.

Исегезгә төшерәбез, 2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче гражданнарның иминият пенсияләре 7,3% ка арта. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 24 мең сумга кадәр артачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев