Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Иртән нәрсәләр эчү зыянлы?

Ач карынга кайбер эчемлекләрне эчү бөтенләй ярамый. Аларның сәламәтлеккә сизелерлек зарар китерүе ихтимал. Бу җәһәттән диетологлар киңәшенә колак салыйк әле.

Кайбер эчемлекләрне, шул исәптән сутларны да, ач карынга эчәргә киңәш ителми. Ач карынга чиста су гына эчәргә ярый, ди белгечләр.

Ашказаны сәламәт булганда иртән ашаганчы сөтле яшел чәй, ара-тирә әчетелгән сөт ризыкларын кулланырга була. Шунысын онытмагыз: әче азыклар ялкынсынган ашказанын авырттыра. Мондый күңелсезлеккә тарымас өчен аларны аш яисә ботка ашагач кына куллану зарур.

Ач карынга, шулай ук, җимеш сутлары, баллы газлы сулар, шикәрле чәй һәм алкоголь эчү зыянлы. Әлеге эчемлекләр кандагы шикәр күләмен кинәт кенә күтәрергә сәләтле, ә бу инде сәламәтлек өчен бер дә яхшы түгел. Алкогольгә килгәндә, ул организмда матдәләр алмашын боза.

Ә менә каһвә яратучыларга аны бернинди өстәмәләрсез (сөтсез һәм шикәрсез) эчәргә киңәш итә белгечләр, ләкин ач карынга түгел! Көненә кофеинның күләме 400 миллиграммнан артмаска тиеш. Бу - уртача 3-5 чынаяк эчемлек дигән сүз.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев