ОСАГО полисын сатып алу өчен иминиятләштерүченең рәсми сайтында, логин һәм пароль керткәннән соң, электрон гариза язу фарыз. Иминиятләштерү компаниясе үзенең рәсми сайтында электрон полис өчен банк картасы белән түләү мөмкинлеген тудырырга тиеш.
Иминиятләштерүче башка төрле түләү ысулларын да өстәмә рәвештә тәкъдим итәргә мөмкин. Электрон ОСАГО полисы машина хуҗасының иминиятләштерү компаниясе сайтында теркәлгәндә яки шундагы электрон шәхси кабинетка беренче тапкыр кергәндә күрсәткән электрон почта адресына җибәрелергә тиеш. Электрон полис шәхси кабинетта да саклана. Автомобиль хуҗасы, үз теләгенә карап, ОСАГО полисын катгый хисап бланкында да алырга мөмкин. Тиу бу очракта почта хезмәте күрсәтү өчен түләргә кирәк. Закон күзлегеннән чыгып караганда, катгый хисап бланкындагы гадәттәге кәгазь полис һәм электрон полис арасында бернинди дә аерма юк. ОСАГО килешүен интернет аша төзегән автомобиль хуҗасына полис бланкын бастырып чыгарырга һәм, кирәк булганда, полиция хезмәткәрләренә күрсәтү өчен үзеннән калдырмаска кирәк.
Бу чараны гамәлгә ашыру машина хуҗаларын вакытны әрәм итеп чиратларда тормаудан, иминиятләштерү оешмаларының ОСАГО килешүен төзүдән нигезсез баш тартуы, өстәмә хезмәтләрне көчләп тагуыннан коткара. Иминиятләштерү оешмалары офислары булмаган ерактагы торак пунктларда яшәүче гражданнар өчен өеннән чыкмыйча гына үзләренең гражданлык җаваплылыгын иминиятләштерү мөмкинлеге бигрәк тә мөһим.
Моннан тыш иминиятләштерүчеләр һәм РСА мәгълүмат системалары иминиятләштерү өчен тиешенчә рәсмиләштерелгән гариза сайт аша җибәрелгәннән соң 30 минут эчендә килешү төзүне тәэмин итәрдәй итеп көйләнеп куелган булырга тиеш. Бу, мәсәлән, полис сатып алганда озаклап реклама күрсәтү кебек автомобиль хуҗасы өчен кирәкмәгән әйберләрдән котылу мөмкинлеге бирә.
Россия Банкы иминиятләштерүчеләрнең ОСАГО электрон полисларын өзлексез сату таләпләрен ничек үтәвенә күз-колак булып торачак. Электрон ОСАГО килешүен төзүгә бәйле сораулар килеп туганда, Россия Банкы Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан Республикасы буенча бүлеге - Милли банкына (адресы: 420013, Казан ш., Бауман ур., 37 й.) язмача мөрәҗәгать итәргә яки Россия Банкының интернет-кабул итү бүлегендә (www.cbr.ru) электрон форма тутырырга була.
Мөрәҗәгатьне, иминиятләштерү компаниясе сайтына керү датасын һәм вакытын күрсәтеп, кесә телефоны яки компьютер экранына төшереп алынган скриншот белән тапшыру зарури.
Нет комментариев