Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җимешләрне «өлгертү» серләре

Кибетләр һәм базарлар хөрмә белән тулды. Тик тулышып өлгергәннәрен табу гына кыенрак. Таштай каты хөрмәнең тәме дә юк, авызны да бөрештерә. Шуңа күрә суыткычта туңдырып, аннан соң эретеп мәшәкатьләнергә туры килә. Ә бу витаминнары таркалуга, матурлыгы югалуга китерә.

Хөрмәне өйдә өлгертүнең дөрес ысулы мондыйрак. Кара капчыкка салып, янына алма куябыз да бүлмә температурасында тотабыз. Алмадан бүленеп чыккан этилен көньяк җимешенең тулышып өлгерүенә китерәчәк. 1 кило хөрмәгә 2–3 алма кирәк. 3–5 көннән соң  хөрмә, йомшарып, аңа  татлы тәм керәчәк. Алма урынына банан кулланырга да мөмкин.

Яңа ел алдыннан нигәдер ананас, манго кебек экзотик җимешләргә дә күз төшә башлый. Боларын да өйдә өлгертеп җиткерергә була.

Ананасны кәгазьгә төреп, койрыгын аска каратып «утыртабыз» яки элеп куябыз. 4–5 көннән бик тәмле булып өлгерәчәк.

Мангога килсәк, ул бер ай буе ятса да, өлгермәскә, ә череп әрәм генә булырга мөмкин. Өлгертү өчен, кәгазьгә төреп, целлофан капчыкка салабыз, янына 2–3 банан куябыз. Аннан инде җимешләрнең өлгергәнме-юкмы икәнлекләрен вакыт-вакыт караштырып торабыз (гадәттә 7–10 көннән соң өлгерә). Җылыда сакларга киңәш ителә. Суыткычка куйганда, манго беркайчан да өлгермәячәк.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев