Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җиләк – бакча патшабикәсе икәнен беләсезме, чирмешәнлеләр?

Бакча җиләге – бик иркә үсемлек. Чак кына бер нәрсә ошамаса, авыруга сабышып, безне уңышсыз калдыра да куя. Шуңа иртә яздан бакча җиләгенә игътибарлы булырга кирәк.

Беренче чиратта җиләкнең әйбәт сортын сайлагыз, агротехника турында онытмагыз. Болардан тыш, җиләккә һава торышы зур йогынты ясый. Нәкъ һава торышының кинәт үзгәрүе, салкын һәм яңгыр авырулар барлыкка килүенә сәбәп булып тора да инде.

Соры черек   

Бу авыру гөмбәләр төренә карый. Аеруча җиләк пешкән чорда барлыкка килә. Вакытында аны туктатмасаң, бөтен җиләклеккә күчүе мөмкин. Яңгырлы елларда еш барлыкка килә. Үсемлектә соры таплар барлыкка килсә, димәк, җиләклек авыруга дучар булган. Бу вакытта ук аның белән көрәшә башларга кирәк. Кызганычка каршы, авыру җирдә сакланып калуы ихтимал, черегән җиләк һәм яфракларны шундук өзеп алыгыз.

Авыру белән көрәшү чаралары

* Бу авыруга дучар булмаган сортлар алырга кирәк. Мәсәлән, Берегиня, Надежда, Ларда һ.б.

* Авыру җиләкләрне шундук өзеп алу,

* Вакытында чүп үләннәрен утау,

* Җиләк пешә башлар алдыннан рәтләр арасына торф, салам салып чыгырга,

* Иртә яздан бордос катнашмасы белән эшкәртү,

* Җиләк чәчәк атар аалдыннан һәм уңышлы җыеп алганнан соң фунгицидлар белән эшкәртү. Мәсәлән, Споробактерин, Алирин – Б, Агролекарь, Прогноз, Чистофлор кебек дарулар бу бәладән уңышлы коткарыр.

Ончыл чык

Бу авыруны да гөмбәләр китереп чыгара. Беренче чиратта җиләкнең яфраклары зарарлана. Аларда 2 – 3 миллиметрлык зарарлы нокталар барлыкка килә. Яңгырлы көннәрдә алар аеруча көчәя. Гадәттә бу авыру бер барлыкка килсә, ел да кабатланып тора.

Искәртү чаралары шул ук. Моннан тыш ун литр суга 200 грамм сабын һәм җиз купоросы кушып эшкәртү нәтиҗәле.

https://baltach.ru/node/6866

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев