Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ил каһарманнары – районыбыз горурлыгы

    Советлар Союзы Геройлары

    Курасанов Петр Семенович

    (1917-2008)

    1917 елның 25 гыйнварында Чирмешән авылында туган. 1935 елдан Казан укытучылар институтында укый, 1937 елда Беренче Май районы мәгариф бүлеге инспекторы булып эшли башлый.

    Лейтенант Петр Курасанов Бөек Ватан сугышында 1941 елның 22 июненнән. Көньяк-көнбатыш фронтта сугыша, гаубица-артиллерия полкында взвод командиры була.

    Берлинны штурмлаганда совет гаскәрләре юлында хәрби-диңгез училищесының бик зур биналарын бердәм оборона комплексы итеп туплаган көчле каршылыкка очрый. Майор Курасанов училищега илтә торган юлларны өйрәнеп, полкның берничә батареясын үзе үк туры наводкага чыгара. Көчле ут ярдәмендә биналар җимерелә, немец гарнизонының күпчелеге шунда һәлак була. 4 танк, 3 штурм, 6 артиллерия орудиесе, 10 миномет, 12 пулемет, 600 солдат юк ителә. Укчы һәм танк подразделениеләре училище территориясенә бик тиз үтеп керәләр һәм бу совет гаскәрләренең Берлинга бару юлында мөһим роль уйный.

    СССР Верховный Советы Президиумының 1945 ел 31 май Указы белән Петр Семенович Курасановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

    Барый Гали улы Габдрахманов

    (1912-1944)

    1912 елның 25 маенда Кармыш авылында туган. Бөек Ватан сугышында 1941 елның октябреннән. 2 нче Украина фронтында сугышкан.

    1944 елның 15 гыйнварында 233 нче гвардия артиллерия полкының орудие төбәүчесе, кече сержант Барый Габдрахманов Кировоград өлкәсенең Грузское авылы янындагы бәрелештә дошманның бер танкын, ике штурм орудиесен һәм ике пулеметын сафтан чыгара. Орудие коручысы белән икәү калып, соңгы снаряд беткәнчегә кадәр ут алып бара, ә аннан соң автоматтан гитлерчыларны кыра.

    Бу сугышта кече сержант Барый Гали улы Габдрахманов авыр яралана һәм 1944 елның 23 гыйнварында аның гомере өзелә. Кировоград шәһәрендә Мәңгелек Дан Пантеонында җирләнгән.

    Командованиенең сугышчан бурычларын үрнәк төстә башкарган, батырлык һәм каһарманлык күрсәткән өчен СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь Указы белән кече сержант Барый Гали улы Габдрахмановка, үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

    Конев Иван Никитич

    (1898-1983)

    1898 елның 23 декабрендә Шешминкада туган.

    Кызыл Армия сафларында 1918 елның июненнән. 1936 елда М.В. Фрунзе исемендәге РККА Хәрби академиясен, 1939 елда Генераль штаб академиясен тәмамлый. 1939 елда Халхин-Гол елгасында япон милитаристларына каршы сугышларда катнаша. 1941 елның июленнән - хәрәкәттәге армиядә. 1941 елның 24 июлендә Смоленск янындагы бәрелешләрнең берсендә авыр яралана. 1942 елның августыннан - Мәскәү хәрби округының 8 нче һава-десант корпусы командиры.

    1942 елның декабрендә корпус 3 нче гвардия hава-десант дивизиясе буларак үзгәртелә, полковник Конев аның командиры итеп билгеләнә һәм сугышның ахырына кадәр аның белән командалык итә.

    Дивизия белән оста командалык иткәне, немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә командованиенең сугышчан заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне, батырлык һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1944 ел 13 сентябрь Указы белән гвардия полковнигы Конев Иван Никитичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.

    Цаплин Павел Алексеевич

    (1906-1937)

    1906 елның 23 декабрендә Мордва Афонькәсе авылында туган. Ул 15 яшендә, әти-әнисе 1921-1922 еллардагы ачлыктан үлеп, ятим кала, балалар йортында тәрбияләнә.

    1923 елда Кызыл Армия сафларына алына. 1926 елда Тулада хәрби пехота мәктәбен, 1932 елда Ленинградта бронялы танк курсларын тәмамлый, танк ротасы командиры итеп билгеләнә.

    1936-1937 еллардагы испан халкының милли-революция сугышында катнаша. Д.Г. Павловның танк бригадасы составында Мадрид янындагы һәм Теруэль юнәлешендәге сугышларда ике тапкыр яралана. Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә.

    Арчен шәһәре янындагы атакаларның берсендә аның танкына дошман снаряды эләгә. Цаплин авыр яралана, ләкин сугышны ташлап китми. Озакламый рота яулап алган позициядә, күп кан югалтулардан капитан Цаплинның гомере өзелә.

    Советлар Союзының оборона куәтен ныгыту буенча Хөкүмәтнең махсус заданиеләрен үрнәк төстә үтәгәне һәм каһарманлык күрсәткәне өчен, СССР Үзәк Башкарма Комитетының 1937 ел 27 июнь Карары белән капитан Цаплин Павел Алексеевичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ул - Татарстанның беренче Советлар Союзы Геpое.

    Ларионов Семен Архипович

    (1915-1984)

    1915 елның 1 апрелендә Чирмешән авылында туган. 1933 елда механизаторлар курсын тәмамлап, тракторчы булып эшләгән. Бөек Ватан сугышында 1942 елның апреленнән. Үзәк фронтның 65 армиясе 96 нчы укчы дивизиясе 237 нче укчы полкында ут взводы командиры, өлкән сержант Семен Ларионов Украинаның Чернигов өлкәсе Репкин районы Радуль поселогы янында Днепрны кичкәндә зур батырлык күрсәтә.

    1943 елның 16 октябрендә штурм төркеме белән Ларионов Днепрны кичә, аннан соң уңъяк ярдагы плацдармны яулап кулга төшерәләр.

    Командованиенең сугышчан бурычларын батырларча үтәгәне өчен, СССР Верховный Советы Президиумының 1943 ел 30 октябрь Указы белән өлкән сержант Ларионов Семен Архипович Советлар Союзы Герое исеменә лаек була, аңа Ленин ордены һәм «Алтын Йолдыз» медале тапшырыла.


    Россия Герое

    Супонинский Александр Анатольевич

    1978 елның 3 апрелендә Шешминка авылында туган. 1995 елда мәктәпне тәмамлап Чистай совхоз-техникумында укый, техник-металлист белгечлеге ала.

    1998 елда армия сафларына алына, һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итә. 2000 ел башыннан Чечен Республикасындагы сугышчан бәрелешләрдә катнашкан.

    2000 елның 29 февралендә өлкән сержант Супонинский 6 нчы рота составында Шатой районында 776.0 биеклегендә оборона тота. Десантчылар позициясен боевикларның күп санлы көчләре атакалый. Өлкән сержант Супонинский аягы яраланган хәлдә автоматтан бандитларны утка тотуын дәвам итә. Боевикларның соңгы ыргылышына десантчылар бары дүрт автомат белән каршы тора. Сугышның ни белән бетәсе ачыклангач, офицер кушуы буенча, Супонинский ярдан сикерә, исән калып, үзенекеләр янына барып чыга.

    Төньяк Кавказда законсыз кораллы формированиеләрне юк итүдәге батырлыгы өчен, Россия Президентының 2000 ел 12 март 484 санлы Указы белән Супонинский Александр Анатольевичка Россия Федерациясе Герое исеме бирелде, «Алтын Йолдыз» медале тапшырылды. Хәзер “Татнефть” җәмгыятендә иминлек хезмәте сотруднигы, Әлмәттә яши.

    Әхмәдуллин Исмәгыйль Ибраһим улы

    1927 елда Иске Кади авылында туган. Җирле авыл мәктәбендә укыган. Сугыш башлангач, ул, башка крестьян малайлары кебек үк, ипи бәясен үз җилкәсендә татый. Малайлар басуларда һәм фермаларда өлкәннәр белән бертигез эшлиләр, гаиләләрдә туендыручылар булып, Җиңүгә үз өлешләрен кертәләр. 1942 елда ук Исмәгыйль «Якты тормыш» авыл хуҗалыгы артеленең тулы хокуклы әгъзасы була. 1944 елда армиягә алына. Бәлки, туган авылыннан читтә башка дөньяны күрү теләге аның 1952 елда Мәскәү өлкәсендә тимер юл төзелешенә китүенә сәбәп булгандыр. Бервакыт Исмәгыйль Ибраһим улы, эштән китү турында гариза язып, язмышын кискен рәвештә борып җибәрә. Үсеш перспективалары да, җитәкчелекнең хатыны белән аңа вагончык урынына аерым бүлмә бирергә дигән карары да тотып кала алмый. Шулай итеп алар Зөһрә белән Тукай исемендәге туган колхозларына әйләнеп кайталар. Аннан Бөгелмә СПТУсында уку, кырларда эшләү... Җидееллык (1959-1965 еллар) дәвамында комбайнчы И. Әхмәдуллин 3500 гектарда иген җыеп, 48851 центнер ашлык суктырган. Механизаторлардан сирәк кеше мондый нәтиҗәләргә ирешә ул вакытларда. 1966 елның 23 июнендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән, авыл хуҗалыгы җитештерүендә ирешелгән уңышлары өчен, Исмәгыйль Ибраһим улы Әхмәдуллинга Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. 1969-1981 елларда ул Тукай исемендәге колхозның партия оешмасы секретаре булып эшли, 1981-1988 елларда, пенсиягә чыкканчы, колхоз рәисе була. «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнгән.

    Гыйматдинов Габбас Кыям улы

    1925 елның 8 февралендә Туймәт авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туган. Габбас 8 сыйныфны тәмамлагач, Бөек Ватан сугышы башланып, ул колхозда эшкә керешә. 1943 елның гыйнварында Г. Гыйматдинов сугышка алына. Ленинград янында була. 1944 елның июлендә авыр яралана һәм 1945 елның декабрендә икенче төркем инвалид булып өенә кайта. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнгән. Көчле рухлы кеше, ул үзендә тормышта лаеклы урын алырга көч тапкан. Казандагы бер еллык партия мәктәбен тәмамлаган һәм 1947 елдан бирле Беренче Май районында пропагандист, район газетасы мөхәррире, парткабинет һәм партия райкомы бүлеге мөдире булып эшли башлый. 1950-1952 елларда яңадан партия укуы. 1952 елдан 1954 елга кадәр - ТАССРның Ямаш райкомының икенче секретаре. 1954 елдан 1955 елга кадәр - Ямаш район Советы башкарма комитеты рәисе. 1956 елда, утызмеңче буларак, Г. Гыйматдинов Шөгер районындагы иң артта калган «Ленин юлы» колхозының председателе була һәм озакламый аны алдынгылыкка чыгара. 1958 елның октябрендә Габбас Гыйматдинов КПССның Теләче райкомының беренче секретаре итеп сайлана. Районнар зурайганнан соң, аны Саба, аннан соң Куйбышев райкомнарының беренче секретаре итеп тәкъдим итәләр. 1965 елдан ул - КПССның Октябрь (хәзерге - Нурлат) райкомының беренче секретаре һәм шушы урында гомеренең соңгы көннәренә кадәр кала. Әлеге район хезмәтчәннәре партия оешмасы җитәкчелегендә игенчелектә һәм терлекчелектә зур уңышларга ирешәләр. 60 нчы елларда Габбас Кыям улы Ленин ордены белән бүләкләнә. Ә 1971 елда район дәүләткә авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү һәм сату буенча VIII бишьеллык планнарын арттырып үтәгән өчен аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелгән. 1974-1989 елларда Г. Гыйматдинов ТАССР Югары Советы Рәисе урынбасары була. 1960 елдан КПССның Татарстан өлкә комитеты әгъзасы булып сайлана, партиянең XXII съезды делегаты, берничә чакырылышта ТАССР Югары Советы депутаты булып торган.

    СССРның мактаулы нефтьчесе.

    1996 елда вафат.

    Минһаҗева Гөлсем Мифтах кызы

    1934 елда Якты Тау авылында туган. Гөлсемгә нибары яшь ярым чагында әтисе үлә. Әнисе Миннебаян балаларын үзе генә үстергән. Шушы авыр вакытларда әле сугыш та башлана. Аңа авылдашлары таяныч була. Минһаҗевларны җимерек йортларыннан ферма янындагы колхоз йортына күчерәләр. Дүртенче сыйныфны тәмамлагач, Гөлсем әнисенә бәрәннәр карарга булыша башлый. 1952 елда аңа дуңгыз фермасында эшләргә тәкъдим итәләр. Ә 1957 елда ВЛКСМ комитеты тәкъдиме буенча, колхоз идарәсе Г. Минһаҗеваны сөтчелек фермасына җибәрә. 1958 елда ук Гөлсем караучы һәр сыердан уртача 3529 килограмм сөт савылган. Бу район өчен күрелмәгән күрсәткеч була. Шуннан соң Минһаҗевага беренче зур бүләк - ТАССР Югары Советы Президиумының Мактау грамотасы тапшырыла. Киләсе елда районның алдынгы сыер савучысы 4 мең чиген узарга йөкләмә ала, ул вакытта республикада мондый күрсәткечләргә бик азлар гына ирешә алган. Гөлсем, сүзендә торыр өчен, көн-төн диярлек фермада була, сөт савуның, терлекләрне ашатуның һәм карауның алдынгы ысулларын үзләштерә. Аның үрнәгенә башкалар да иярә. Алар фермасында район семинарлары үткәрелгән, Гөлсем үзенең осталыгы серләре белән уртаклаша. Һәм янә җиңү - 1959 елда ул һәр сыердан уртача 4913 килограмм сөт сауган. 1960 елда хатын-кызлар халыкара хәрәкәтенә ярты гасыр тулды. Бу уңайдан Мәскәүдә тантаналар уздырылды. Татарстан делегациясенә Г. Минһаҗева да керә. Анда ул үзенә Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелүе турында белә. Кремльдә Гөлсем Мифтах кызына Ленин ордены һәм «Серп и Молот» алтын медале тапшыралар. Г. Минһаҗева ТАССРның Югары Советы депутаты булып сайланды, авылдашлары өчен бу урында бик күп яхшылыклар эшләде. Соңрак ул Бөгелмә районына күчеп китә. Һәм анда озак вакыт “Подлесный” совхозында терлекче булып эшли. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, алар да – әти-әнисенең хезмәт юлының лаеклы дәвамчысы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: