Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ике яшьлек кыз чиләктәге суга батып үлгән

    Бурятиядә ике яшьлек кыз чиләктәге суга батып үлгән. Әнисе бу вакытта кичке аш әзерләгән була.

    Әни кеше балаларын кичке аш әзерләгәнче, ишегалдына уйнарга чыгарып җибәрә. Ул сабыйларның ишек төбендәге тупсада уйнарга калдыра — элек алар аннан төшмәгән.

    10 минуттан соң балаларның әтисе аларны карарга чыга — кыз су белән тулы чиләккә капланган була. Ир аны чыгара һәм беренче ярдәм күрсәтергә омтыла, әмма соң була. Фаҗига урынына ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре килә, әмма табиблар да ярдәм итә алмый.

    Реклама

    Хәзерге вакытта тикшерү үткәрелә, бу хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

    фото: https://pixabay.com/ru

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: