Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Игътибар: өйрәнүләр!

2012 елның 20нән 31 июленә кадәр Татарстан Республикасында россия милли террорга каршы аппарат комитеты җитәкчелегендә "Универсиада-Антитеррор - 2012" оператив-тактик өйрәнү үткәрелә. Аның максаты - республика көчләрен һәм средстволарын 2013 елда казанда үткәреләчәк җәйге универсиада вакытында террорчылык актларын кисәтүгә юнәлдерү. Хокук тәртибен саклау органнары шартлату җайланмалары муляжлары белән миналар куюны имитацияләү...

2012 елның 20нән 31 июленә кадәр Татарстан Республикасында россия милли террорга каршы аппарат комитеты җитәкчелегендә "Универсиада-Антитеррор - 2012" оператив-тактик өйрәнү үткәрелә. Аның максаты - республика көчләрен һәм средстволарын 2013 елда казанда үткәреләчәк җәйге универсиада вакытында террорчылык актларын кисәтүгә юнәлдерү.


Хокук тәртибен саклау органнары шартлату җайланмалары муляжлары белән миналар куюны имитацияләү өчен Казанга килеп Универсиаданың спорт комплексларына, транспорт объектларына (аэропортлар, вокзаллар һ.б.), кинотеатрларга һәм халык күп булган башка урыннарга үтеп керергә теләгән өйрәнчек диверсантларны ачыкларга һәм тоткарларга ниятлиләр. Андый "диверсантлар" безнең район территориясендә дә булырга мөмкин.

Өйрәнчек диверсантлар (спортчыларга охшаш бәдәнле 20-40 яшьләрдәге, славян тибындагы ир-атлар) шәхси фатирларда яшәп тору, автотранспортны арендага алу яки яллау, Sim-карта һәм кесә телефоны сатып алу, күрсәтелгән объектларга һәм оешмаларга әйберләрне илтү турында үтенечләр белән мөрәҗәгать итәргә мөмкиннәр. Алар Татарстан территориясендәге кибетләрдә, аптекаларда химик матдәләрне күпләп сатып алырга маташачаклар, төрле предприятиеләрнең эше белән кызыксынып, аларны фотога төшерергә тырышачаклар. "Диверсантлар" кунакханәләрдә, мотельләрдә, вакытлыча фатирларда яшәргә, вакытлыча эшкә урнашырга, төрле йомышлар белән оешмаларда һәм учреждениеләрдә булырга теләрләр.

Татарстан Республикасы хокук саклау структуралары өйрәнчек диверсантларга охшаган һәр шикле кеше турында түбәндәге телефоннар буенча хәбәр итүегезне сорый: 8-800-200-02-94, 8-800-550-50-07 (Россия территориясеннән шалтырату бушлай), (843) 231-49-00, (884396) 2-54-39 (Россия эчке эшләр министрлыгының "Чирмешән" муниципальара бүлеге); Интернет челтәрендә: www.com/antiterror2012 ; шулай ук Татарстанда теләсә кайсы полиция бүлегенә "02" телефоны буенча мөрәҗәгать итә аласыз.

Ярдәмегез өчен алдан ук рәхмәт белдерәбез һәм килеп туган уңайсызлыклар өчен гафу үтенәбез. Дөреслеккә туры килгән мәгълүмат бирүчене 100000 сум күләмендә акчалата бүләк көтә.

Фаяс Минһаҗев,
Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге
начальнигы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән “УниверсиадаАнтитеррор – 2012”