Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Җидесе дә суга чумган

Алар арасында 3 бала да булган.

9 май көнне Уфа башкаласының Төньяк автовокзалы районында Агыйдел елгасында бәхетсезлек очрагы булган. Бу хәл турында тулырак мәгълүматны Гражданнарны яклау идарәсе матбугат хезмәте җиткерде.

Кечкенә өч балалы гаилә бу көннәрендә актив ял итәргә булган. Алар елгада йөзәргә көймә алган. Анда өч ир, бер хатын-кыз һәм өч бала утырган, көймә авырлыкны күтәрә алмаган һәм, әйләнеп китеп, андагы җиде кеше дә суга килеп төшкән.

Бәхеткә, ярда ял итүчеләр коткаручылар чакырткан. Алар шул урында булган ял итүчеләр ярдәме белән зыян күрүчеләрне коткара алган. Бары тик бер генә кешегә госпитализация кирәк булган.

Сулыклар янына барганда сак булыгыз, бигрәк тә балалар өчен җаваплылыкны онытмагыз!

Автор: Резида Валитова.

Чыганак: https://kiziltan.ru

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев