Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Яңа ел көнне Татарстанда кар, яңгыр явачак һәм 1 градуска кадәр җылытачак

Яңа ел алдыннан Татарстанда дымлы һәм җылы һава торышы урнашачак. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тараткан фараздан күренә.

Шул ук вакытта иртәгә, 27 декабрьдә һәм 28 декабрьдә, республика территориясендә һава шартлары көнбатыштан килгән антициклон белән билгеләнәчәк.

Чәршәмбе көнне төбәк бу антициклонның көньяк-көнбатыш перифериясендә була, шунлыктан явым-төшем булу ихтималы аз. Көндез Татарстанның ерак көнбатышында кар яварга мөмкин. Төнлә 11-16 градус салкын (аязганда - 20), ә көндез исә -6 градустан -11 градуска кадәр булачак, дип искәртә синоптиклар.

29 декабрь, пәнҗешәмбе көнне Татарстанда кар һәм урыны белән буран булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә -6, -11 градуска кадәр (республика көнчыгышында -13) була, көндезге сәгатьләрдә 3-8 градус салкын күзәтелә.

Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, 30 декабрь, җомга көнне, һава торышы үзгәрмәячәк. Республиканың күпчелек районнарында кар явачак. Төнлә термометр баганалары -8, -13 градуска кадәр төшә (аязганда -16), ә көндез -1, -6га кадәр күтәреләчәк.

31 декабрь, шимбә көнне бераз кар яварга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1 градустан -6 градуска кадәр (көнчыгышта -9га кадәр), ә көндезге сәгатьләрдә -4тән +1гә кадәр булачак. Яңа ел төне җылы булыр (шул ук температура диапазонында -4тән +1гә кадәр), дип фаразлана. Кар, җепшек кар, урыны белән карлы яңгыр булачагын искәртә синоптиклар.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев