Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән – мин сине ташлыйм!»

— Әгәр дә әбиләр кебек яулык бөркәнеп, төренеп йөри башлыйсың икән – мин сине ташлыйм! — диде Азат, каты гына итеп. — Әнә, дөньяда ниләр бара! Сиңа да берәр сылтау табып бәйләнсәләр?

//Кызыл таң//

Кыз икеләнеп, уйланып калды. Һәм егетнең күзләренә карап:

— Берәр сылтау табып миңа бәйләнсәләр, син якламас идеңмени?

Азат Раузаның бу соравына тагын да шыксызрак итеп, әйтерсең стенага шап-шоп таш белән бәргәндәгедәй:

— Син бит минем белән йокларга да теләмисең. Ә бит кибеттә эшләпә сатып алганда да башка киеп карап алалар. Үлчәме туры киләме, юкмы.

Рауза егетнең бу сүзенә бик тыныч булырга тырышып:

— Бергә йоклауга килгәндә, минем фикеремне беләсең. Тик никахтан соң гына. Ә икенчедән,мин — кием, ягъни эшләпә, ә тормыш кибет түгел.

— Ябалак кебек бөркәнеп йөрисең. Ташлыйм дигәч, ташлыйм, — диде дә арты белән чигенеп китә башлады. Үзе игътибар белән кызны күзәтте.

Рауза елап җибәрмәс өчен аскы иренен тешләде. Азатның кулында аның кумтасы иде. Кыз, һушына килеп, карашын кумтага төшерде. Егет тә, кызның теләген аңлап, сумканы атлап барган көйгә бераз өскәрәк күтәрде дә кулыннан ычкындырды. Кумта, зыңгылдап, тротуар ташына төште. Азат, йөзенә мыскыллы елмаю чыгарып:

— Ташлыйм дигәч, ташлыйм. Шалтыратып, башымны катырма!

Кыз, яшь аралаш барча ихтыярын җыеп:

— Аллаһка шөкер! Ташларга мин ватылган чынаяк-җиһаз түгелмен! Ходаем үз мәрхәмәтеннән ташламасын!

— Во, во, әнә шул Аллаң җитәкләп йөртер. Әнә шул Ходай свиданьега чакырсын, кафеларда утырырсыз. Ха… ха… ха! Ходай, имеш! Ха… ха!!!

Азат кинәт кенә борылды да шаркылдап көлә-көлә китеп барды.

Егет китте. Ә кыз, гарьлегеннән тешләрен кысып, яшенә төелеп бераз һуш ала алмый урынында басып торды. Азат ташлап киткән кумтасын алды. Зиһене буталып, олы урам читеннән алга атлады. Кичә төнлә генә ныклап яңгыр явып киткән. Урамда саф һава. Скверда бер-берсе белән ярышып диярлек кошлар сайраша. Ә Рауза аларны ишетми дә. Ул, уйларына буталып, урамның теге ягына чыкмакчы булды. Асфальтка җәелгән пычрак күлләвекне аягы белән баскач кына шәйләде. Һәм шул минутта янәшәсеннән бер джип зур тизлектә үтеп китеп, кызны баштанаяк пычрак су белән коендырды. Ярый күлләвеккә басып туктап калды. Югыйсә, машина астында калачак иде.

Менә бит ничек килеп чыкты. Бер сәгать элек кенә матур хыяллар белән янып йөргән кыз ирексездән елап җибәрде. Күктә балкыган иртәнге кояш та сүнгәндәй булды. Бүген Азат белән мәчеткә барырга иде исәбе. Рауза шунда атнасына ике көн әби-апаларга гарәп телен, дин дәресләрен өйрәтә. Дәрестән соң алар Раузаларга кайтып, кыз егетне әни-әтиләре белән таныштырырга ниятләгән иде. Менә ничек килеп чыкты…

Нинди хәерсез көн бу? Барлы-юклы акчага алынган милли күлмәгенең дә адәм карарлык җире калмады. Теге машина, кире артка чигеп, Рауза янына туктады. Кыздан мең-мең гафулар үтенеп, машинасына көчләп дигәндәй утыртып алып китте. Кайдадыр алып барып, кемгәдер боерыклар бирде. Шуннан ниндидер кызлар аны юындырып, баштанаяк мөселманча киендереп чыгарды. Рауза супермаркеттан килеп чыкканда танымаслык булып үзгәргән иде. Чынлап та, кибеттән чыгышлый ишектәге зур көзгедә үзен танымады. Көзгедән аңа кыйммәт ефәктән зәвык белән тегелгән кием кигән кыз карап тора иде.

Соңыннан джип хуҗасы булган Ринат аны ниндидер ресторанга алып керде. Тәкъдим ителгән шәрабларны кыз, әлбәттә кире какты. Егет бик тә игътибарлы һәм итагатьле иде. Җайлап-җайлап сөйләшә-сөйләшә ашап-чәйләп алдылар. Егет кызның медколледж, институтның балалар тәрбиячесе факультетын тәмамлавын да, әлеге вакытта даими генә эше булмавын да белде. Һәм супермаркетта шәфкать туташы булып эшләргә тәкъдим итте. Рауза шатланып ризалашты. Кибеткә кергән апа-әбиләргә һәм әти-әниләренә ияреп килгән балаларга игътибарлы булуын һәм тырышып эшләвен күреп, Ринат Ибраһим улы үзенең өлкән яшьтәге әнисенә дә ярдәм итүен үтенде.

Шулай итеп, Рауза хәзер Ринат Ибраһим улының өендә әнисе Зөһрә апага иптәш булып яши. Эше дә әллә ни авыр түгел. Ашарга әзерләп, өй җыештыру. Аннары Зөһрә түти белән урам урап, кибетләрдән урап кайтырга. Зөһрә апа кызның гарәпчә укып, дин ягыннан да белемле икәнен белгәч, үзен дә мәчеткә алып баруын үтенде. Хәзер алар Рауза белән икәүләп мәчеткә йөри. Кыз укыта, ә апа — укучы.

Алты ай үттеме-юкмы, Зөһрә апа:

— Ринат улым дим, әллә шушы Рауза белән генә никах укытабызмы? Сынап-сынап карадым, бик тә итагатьле бала. Тәрбияле, укымышлы тигез гаиләдә үскән. Тормышыңны аның белән бәйләсәң, ялгышмассың, диюем. Югыйсә, теге марҗаң күңелемә бер дә ятыш түгел.

— Рәхмәт, әни, бу сүзләреңә! Әни нәрсә әйтер икән, дип, күптән көтеп йөри идем.

Ринат — тимерне кызуында сугарга өйрәнгән егет. Озакка сузмыйча туйлар да ясалды. Шәһәрдәге берничә супермаркет кибетләр хуҗасы Ринат Ибраһим улының кинәт кенә бер гади авыл кызына өйләнүе күпләрне гаҗәпләндерде. Тора-бара аның турындагы гайбәт сүзләр дә сүрелде.

Азат тәүдә, кыз кирелеген күрсәтеп йөрер дә соңыннан ялынып үзе килер, дип көтте. Ә кыз югалды. Раузаны ул мәчет алдында очратты. Азат мәчеткә барып керде. Егет кергәндә Рауза ишек төбендәге аяк киемнәрен ипләп урнаштырып, юк-бар чүпләрне себерә иде. Кыз тагын да матураеп, чибәрләнеп киткән. Өстендә дә елтырап торган кыйм-мәтле киемнәр. Егет кызның сер бирми йөргәненә бик ачуланып йөрсә дә, ачуы басылган иде инде. Шулай да төртелмичә түзмәде:

— Нәрсә, һаман әби-сәби карап, мәчет себереп йөрисеңме?

Рауза, тураеп, аңа бер күз сирпеп алды да берни дәшмичә капка төбендәге “Лексус” машинасына утырып китеп барды. Кыз бармагындагы алтын балдак елтыравы гына егетнең йөрәгенә утлы уклар булып кадалды. Раузаның түгәрәкләнгән билен чамалап, егетнең тамагына төен утырды. Күзләренә яшь тулган егет мәчет бусагасында берүзе серәеп басып калды…

Хисаметдин ИСМӘГЫЙЛЕВ 

tatar-today.ru фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев