Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гомерне озынайтучы күнегүләр бар!

Кешенең сәламәтлегенә физик активлык турыдан-туры уңай йогынты ясый. Ә менә кайбер күнегүләр гомерне озайта икән.

Аерым физик күнегүләрнең гомерне озайтырга сәләтле икәнлеген Техас университетының Көньяк-көнбатыш медицина мәктәбе галимнәре дәлилләгән.

Тикшеренү барышында шул да ачыкланган: 20 көн түшәктә ятып авыручыларның физиологик билгеләре үзләреннән ике тапкыр өлкәнрәк кешеләрнеке дәрәҗәсенә җиткән, аларның тәнендә мускул күләме азайган, ә менә май катламы калынайган. Бу пациентларның аз гына көчергәнештән дә кан басымы күтәрелгән, йөрәк тибеше күпкә ешайган. Аларга организмнарын элекке халәтенә кайтарыр өчен аз-азлап кына булса да спорт белән шөгыльләнә башлау кирәклеген ассызыклаган белгечләр.

Ә менә күнегүләргә килгәндә, велоспорт белән шөгыльләнү, йөгерү һәм көн дә саф һавада йөрү адәм баласын яшәртә, гомерен озынайта, ди галимнәр. Аларның йөрәк һәм кан тамырларына аеруча файдалы икәнлеге ачыкланган.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев