Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гомерне озайта торган азык

Гомерне озайта торган азыклар бар, ди галимнәр. Аларның бер төрлесе, мисал өчен, хроник авырулардан вакытыннан алда вафат булу хәвефен 39 процентка киметә икән.

Бу нинди азык, дисезме? Барыбызга да яхшы таныш чикләвекләр.

Бер төркем кешеләрнең туклану рационын һәм сәламәтлеген биш елга якын вакыт дәвамында күзәткәннән соң, галимнәр шундый нәтиҗә ясаган. Чикләвекләр организм өчен бик файдалы икән.

Алар гомерне озайтырга, төрле хроник авырулардан вакытыннан алда дөнья кую хәвефен 39 процентка киметергә сәләтле. Яман шешне кисәтү ягыннан да чикләвекнең файдасы зур, ди белгечләр.

Тик һәрнәрсәдә дә, шул исәптән ашауда да, чама белү зарур. Чикләвекләрдән файда күрим дигән кешегә аларны атнасына өч порция ашау киңәш ителә. Бер порциядә 28 грамм чикләвек булырга тиеш. Бераз күбрәк ашарга да мөмкин.

Чикләвекләрне шушы рәвешле даими туклану рационына керткәндә, һичшиксез, уңай нәтиҗәгә ирешергә мөмкин, ди галимнәр. Аларның бу җәһәттән тикшеренү эше хакында "Natural Medicine Journal" фәнни журналында күләмле мәкалә дөнья күргән.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев