Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гомерне кыскартучы ризыкларны беләсезме?

Без аларны көн саен ашыйбыз.

Сарымсакның файдасына беркем дә шикләнми. Ләкин андагы күкерт водороды, ми күзәнәкләренә кереп, аларны үтерә икән. Икенчедән, сарымсакта бакыр күп. Организмда бакырның артып китүе гомерне кыскарата. Ләкин сарымсактан тулысынча баш тартырга кирәкми. Аны көненә берне генә ашау файдага.

Эре мал итендәге майлар һәм натрий үлем хәвефен 13 процентка арттыра. Шуңа кызыл итне чама белән һәм атнасына бер-ике тапкыр гына куллану хәерле.

Туңдырма җәй көне аеруча күп кулланыла. Ләкин үсемлек майлары кушылган туңдырма зарарлы. Туңдырма әзерләгәндә пальма маен башта җылыталар, шуннан соң туңдыралар, бу исә организм өчен икеләтә хәвефле. Чын, яхшы пломбирның майлылыгы 13 проценттан да ким булмый. Моңа игътибар итегез.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев