Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Голландияле “кырыкка ярылмый”

Бу илнең терлекчелек фермаларында - тиресне күрмисең дә. Ә теплицада үсүче помидорларга суны компьютер "сибә". Нидерландлылар тавыкларның, нигездә, кызыл төслесен асрый. Бу илдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне, халыкның яшәү рәвешен "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров үзе күреп, сокланып кайткан. Якташыбыз Нидерланд дәүләтенә (Голландия) Казан аграр университеты базасында җитәкчеләр өчен агробизнес...

Бу илнең терлекчелек фермаларында - тиресне күрмисең дә. Ә теплицада үсүче помидорларга суны компьютер "сибә". Нидерландлылар тавыкларның, нигездә, кызыл төслесен асрый. Бу илдә авыл хуҗалыгы тармагындагы эшләрне, халыкның яшәү рәвешен "Чирмешәнагрохимсервис" җәмгыяте директоры Илшат Гозәеров үзе күреп, сокланып кайткан.


Якташыбыз Нидерланд дәүләтенә (Голландия) Казан аграр университеты базасында җитәкчеләр өчен агробизнес буенча оештырылган уку төркеме составында бара. Республикадан 23 кеше голландиялеләрнең авыл хуҗалыгы эшләрен алып бару тәҗрибәсен өйрәнгән.

- Безне беренче көнне чәчәк сату акционына алып бардылар, - ди Илшат Гозәеров. - Анда нинди генә чәчәк юк. Нинди генә ил вәкилләре килмәгән. Кемдер чәчәк ала, икенчеләр сата. Кырмыска оясы диярсең. Ниндидер бер ыгы-зыгы бар. Әмма искиткеч тәртип. Бар нәрсә автоматлаштырылган, көйләнгән. Чәчәк ташучы кечкенә машиналар бер-берсенә бәрелми, берсе икенчесенә комачауламый.

Безнең делегациягә борыч үстерүче фермерларның эшен дә күрсәтәләр. Бер хатын-кыз 10шар гектарлап ике теплицада болгар борычы (голландиялеләр аны "томат" диләр) игә. Монда да кул хезмәте минимальләштерелгән. Су, витаминнар борыч төпләренә көпшәләр буенча килә. Аларны бирү вакытын исә компьютер уйлый. Кыскасы, мондагы фермер шортик киеп, лейка белән су сибеп йөрми.

Илшат Гозәеров әйтүенчә, борыч үсүче теплицада аяк асты бетонланган. Үсемлек төбе уч төбе хәтле генә туфраклы урында сыйган. Яшелчәне алар яшел килеш җыеп алалар.

- Теплица эчендә кечкенә генә арбалар йөреп тора. Гаҗәп инде: аның бернинди юлы, я рельслары күренми,- ди Илшат Сәйфулла улы. - Кеше акылы бар диярсең, юри каршысына чыгып баскан идем - туктап калды. Баксаң, борыч җыю өчен булган арбаларның магнитлы юлы бар икән. Борычның тәмен татып карадык. Бездә булса, әйберне кайткач авыз итәрсез дип пакетка тутыру гадәте бар, ә аларда бер кисәкне тәмләп караттың - җитте.

20 гектар гына җире булган шушы фермер нинди илләр белән генә бәйләнештә тормый, борычны кая гына сатмый ди. Игътибарга лаек тагын бер нәрсә - Голландия фермеры бер төрле эш белән генә шөгыльләнә. Борыч үстерә икән - ул борыч кына игә. Аның да бер сортын гына. Әйтик, безнекеләр мал асраучы фермер янына кергән. Ул 200 баш үгез симертү белән шөгыльләнә. Бозауны икенче фермердан ала, аны бер ел тота (артыгын асрамый), бер баштан 280 килограммлап яхшы ит ала. Терлекне үзе суймый, чөнки бу эшкә икенче фермер специальләшкән. Гомумән, бу илдә, фермерлар бер юнәлештә эшләргә күнеккән. Сыер, сарык дуңгыз асрап, сөт савып, иген игеп "йөзгә ярылмый". Яхшы итеп, сыйфатлы, чит илгә дә сатарлык продукция җитештерә.

Тавык асрый икән - йомырканы ризык сыйфатында кулланырлык итеп, икенче фермер йомырканы чебешләр чыгару өчен асрый. Ул үз эшенең "профессоры".

- Тавыкларның, нигездә, кызылларын асрыйлар. Һәрхәлдә мин акларын күрмәдем,- ди Илшат Сәйфулла улы. Кошлар читлектә түгел, иркендә йөри.

Бернинди ис юк, бар да чиста. Иртән ашка йомырка бирәләр -бик тәмле. Йомырканы калибровкалыйлар да бит әле: алар бер төрле генә булырга тиеш.

Тиешледән зур, яки кечкенә булса тавыкларның үзләренә үк ашаталар. Бер фермада тирес эзләдем - юк кына. Эзли торгач таптым - бер урында "яшереп" өеп куйганнар. Чебен дә, черки дә юк. Маллар чиста, гел иркендә йөргәнгәдер инде. Тагын бер нәрсә искә төште - дуңгыз фермасына кергән идем. Монда да бернинди ис юк. Беренче катта маллар, ә икенче катта - пыяла аша гына офислар, хезмәткәрләр өчен кафе урнашкан.

Голландиялеләр муллыкта яшәсәләр дә, малларның кадерен белеп, бик сакчыл эш итәләр икән.

Байлык белән мактанмыйлар, артыгын кыланмыйлар. Өйләрендә чамасыз кыйммәтле җиһазлар юк, ди. Җилканатлар белән әйләнүче двигательләр ярдәмендә электр алалар.

Укыту системасында безгә кызыклы булган күренешләр бар. Яхшы укучыны уку йорты үзе эзләп таба икән. Гади тракторчыга гына да 4 еллап укыталар ди. Ул тәмам "ас"ка әверелгәнче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нидерланд дәүләтенә (Голландия) агробизнес буенча оештырылган уку