Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гөлләрне дөрес сайлагыз...

Балалар бүлмәсендә гөлләр үстерергә ярыймы-юкмы дип баш ватучыларга берничә киңәш.

Беренчедән, балада аллергия булмаган очракта, әлбәттә, ярый. Икенчедән, бүлмә өчен гөлләр сайлаганда башта алар турында мәгълүмат тупларга онытмагыз.

Нәниләр яшәгән бүлмәдә яфраклары һәм чәчәкләре төрле төстә һәм формада булган гөлләр үстерергә тырышыгыз. Мәсәлән, кына гөле (бальзамин), узамбар миләүшәсе, глоксиния, стрептокарпус, тунбергия, бегония рекс, толстянка кебек гөлләр сайларга була. Матур яфраклы үсемлекләр белән чәчәк ата торганнарын аралаштырып утыртырга да мөмкин. Аларны берәмләп тә, төркем белән дә урнаштырырга була, тик гөлләр киң савытларда үссә яхшырак. Ул савытлар балалар бүлмәдә йөгереп уйнап йөргәндә килеп төшмәслек урында урнашкан булырга тиеш.

Өлкәнрәк яшьтәге балаларда үзләре тәрбияләп үстерерлек гөлләр кызыксыну тудырачак. Башта гөлне бергәләп утыртырга, аннары су сибү, тукландыру серләренә төшендерергә кирәк. Яңа сабак җибәрүче үсемлекләрне бүлеп алып, икенче савытка утырту балалар өчен тагын да кызыклырак булачак. Андыйларга камнеломка плетеносная, каланхоэ Дегремона, хлорофитум хохлатый кебек гөлләр керә.
Шуны истән чыгармагыз: балалар бүлмәсендә энәле, чәнечкеле, яфраклары, чәчәкләре һәм җимешләре агулы булган үсемлекләр үстерергә ярамый. Мәсәлән, аспарагус, кливия, кодием, диффенбахия, молочай, гиппеаструм, кактус — шундыйлардан.

...һәм тәрбияләгез!

Кышын гөлләргә мул итеп кар суы сибеп калырга тырышыгыз. Кар суы сипкән гөлләр, яшел тәмләткечләр яхшырак үсә, орлыклар тизрәк чыга, үсентеләр көчлерәк була. Краннан аккан суга караганда, ул минералларга бай, йомшак, аны “тере су” дип тә атыйлар. Шуңа да мондый су үсемлекләргә көч бирә, аларны ныгыта.

Тик бу максатлар өчен карны трассадан, шәһәрдән, сәнәгать предприятиеләре урнашкан җирдән читтәрәк, чиста урыннан алырга тырышыгыз. Карны өйгә алып кереп эретегез, бүлмә температурасына кадәр җылытыгыз. Гомумән, гөлләргә сибә торган су бүлмә температурасыннан 2-3 градуска җылырак булырга тиеш. Үсемлекләргә салкын су килешми, ул тамырларга кадәр төшеп җитми, моннан тыш, тамырларны черетә.

Шунысын да әйтергә кирәк: кар суын озак саклап булмый, ул беркадәр вакыттан соң файдалы матдәләрен югалта. Шуңа күрә кыш, яз айларында гөлләрегезне кар суы белән туендырып калыгыз.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев