Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Герой-шагыйрь васыяте

Муса Җәлил исемен телгә алуга, гадәти булмаган, ниндидер күпкырлы даһи кеше күз алдына килгәндәй була. Ул – ялкынлы шигырьләр язган шагыйрь дә, илнең азатлыгы өчен курку белмәс көрәшче, үлемне ирләрчә батыр каршылаган каһарман да.

Муса Җәлил 1906 елда Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында туа. Ул кече яшьтән үк зирәк һәм хыялга бай бала була. Күп укый, һәр нәрсәне белергә тырыша. Оста итеп мандолинада уйный, рәсем ясарга ярата.

Муса “Хөсәения” мәдрәсәсендә укый. Җәйне туган авылында үткәрә. 10-11 яшьләрендә шигырьләр язып карый. Ләкин алар югала. Матбугатта иң беренче булып унөч яшендә язылган «Бәхет» шигыре (1919) басыла. 1923-1925 елларда Казан педагогия институтының рабфагында укыган. 1925 елда Җәлилнең «Барабыз» исемле беренче китабы чыга. «Иптәшкә» (1929) дигән шигырьләр җыентыгы аның шагыйрь булып җитлегеп килүен раслый.

Ул 1931 елда Мәскәү университетының әдәбият бүлеген тәмамлаган.

Мәскәүдә чыгучы «Коммунист» газетасында әдәбият һәм сәнгать бүлеген җитәкли. Редакция эшләре белән Уралга һәм Сарытау өлкәсенә иҗади сәфәрләргә чыккан. 1933 елның җәендә Дергачи районында татарча газета оештыра.

1939 елда Җәлилне ТАССР Язучылар берлегенең җитәкчесе итеп сайлыйлар. Сугышка кадәрге елларда шагыйрь бик күп шигырьләр, җырлар, «Хат ташучы» поэмасын, «Алтынчәч», «Илдар» исемле опера либреттоларын язган.

Бөек Ватан сугышы башлану белән, ул үзен фронтка җибәрүләрен сорый. Аның үтенече канәгатьләндерелә. Ләкин 1942 нче елның җәендә Волхов фронтында, дошман чолганышында калып, авыр яраланган хәлдә, фашистлар кулына әсирлеккә эләгә. Әнә шулай аның лагерь тормышы башлана. Шагыйрь әсирлектә дә көрәшне туктатмый: яшерен оешмага керә, аның җитәкчеләреннән берсе була, бик күп әсирләр белән лагерьдан качу һәм партизаннарга барып кушылу ниятен тормышка ашырырга уйлый. Бер хыянәтче аларның серләрен фашистларга хәбәр итә. Шуннан соң Җәлилне һәм аның иптәшләрен Берлиндагы Моабит төрмәсенә ябалар. Муса анда да туган иленә тугрылыклы булып кала. Искиткеч рухи ныклык күрсәтә. Үлем җәзасы көтеп торганда да, туган илгә, халыкка тирән мәхәббәт белән сугарылган, фашистларга көчле нәфрәтен белдергән шигырьләр язып, аларны үзе ясаган кечкенә дәфтәрләргә теркәп бара. Җәлилнең әсирлектә язган шигырьләре бөтен дөньяга билгеле. Татарстанга аның ике дәфтәре кайта. Аларны бөтен дөньяда «Моабит дәфтәрләре» дигән исем белән беләләр. Беренче дәфтәренә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең алтмыш шигыре теркәлгән һәм дәфтәрнең соңгы битенә васыять язылган:

«Моны язды татарның билгеле шагыйре М. Җәлил. 1942 елны сугышка килде һәм әсир төште. Әсирлектә күп газаплар чигеп, сәяси яшерен оешмада катнашуда гаепләнеп кулга алынды, төрмәгә ябылды. Бәлкем, аны үлем җәзасына хөкем итәрләр. Ул үләр. Ә аның әсирлектә һәм тоткынлыкта язган 115 шигыре бар. Ул шулар өчен кайгыра. Шуның өчен 115 енең 60 ын гына булса да күчереп калдырырга тырышты. Әгәр бу китап кулыңа төшсә, акка күчер, сакла һәм сугыштан соң, Казанга хәбәр итеп, үлгән шагыйрьнең шигырьләре итеп дөньяга чыгар. Минем васыятем шул. 1943, декабрь».

Бу дәфтәрне 1944 елның февралендә Тегель төрмәсеннән Габбас Шәрипов исемле әсир алып чыга. Аннан ул аны Нигъмәт Терегулов дигән кешегә тапшыра. 1946 елны Н. Терегулов дәфтәрне ТАССР Язучылар берлегенә китереп бирә.

Икенче дәфтәрне Муса Җәлил, саклар өчен, Бельгия партизаны Андре Тиммерманска биргән. Әлеге намуслы кеше 1947 нче елда аларны безнең илебезгә җибәрә.

Җәлилнең өченче дәфтәре дә булган дигән фикер бар. Ләкин ул әлегә кадәр табылмаган, аны эзләү дәвам итә. 1944 елның 25 августында фашистлар М. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен җәзалыйлар. Җәлилчеләр дөнья белән кулларына мөселманнарның изге китабы – Коръән тотып хушлашалар.

Шагыйрьне үтерсәләр дә, фашистлар аның ялкынлы җырларын, көчле рухын юк итә алмадылар. Муса Җәлил илгә җыр булып кайтты.

Аның исемен татар халкы мәңгеләштерде. Казандагы Татар дәүләт опера һәм балет академия театры Муса Җәлил исемен йөртә. Башкалабызның үзәгендә аңа һәйкәл куелды. Ул яшәгән фатирда музей ачылды. Татарстанда Җәлил исемендәге бистә бар. Муса Җәлилгә багышлап романнар, поэмалар, опера, җырлар, сынлы сәнгать әсәрләре иҗат ителде.

Җәлил исемен илебез халкы горурлык белән искә ала. Һәр буын аны йөрәгендә саклый. Аның тормыш юлы – күпләр өчен кыюлык һәм батырлык үрнәге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев