Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гемоглобинны нәрсә күтәрә?

Гемоглобинны гранат согы белән чөгендер күтәрә дисәләр дә, галимнәр бу вазыйфада беренчелекне тавык бавыры алуын ачыклаган.

Ул тиз үзләштерелә, организмны файдалы матдәләргә баета. Операциядән соң, күп кан югалтудан соң тавык бавыры тиз арада хәл кертә.

Шуның өстенә ул азкалорияле ризык, 100 граммында бары тик 137ккал. Ул А, С, В6, В12 витамины һәм фолий кислотасына бай. Бакыр, цинк, кальций, марганец, хром, тимер – организмга көн саен кирәкле матдәләр.

Тавык бавыры кан басымын да көйли, кан тамыры – йөрәк системасын ныгыта. Гепарин канның оешу үзлеген башкара һәм миокард инфарктын кисәтә. Атеросклерозга каршы көрәшүче лизин матдәсе да бар аның составында. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә, тавык бавыры яман шеш күзәнәкләре үсешен дә тоткарлый.

https://akcharlak.com

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев