Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Галимнәр магнит давыллары вакытында нинди дару эчәргә кирәклеген аңлаткан

Кояш өслегендә шартлаулар гадәттә җирдә магнит давыллары китереп чыгара. Ә бу кәефкә “сугарга” мөмкин. Белгечләр моңа каршы ничек көрәшеп булуын аңлаткан.

Бөтен күзәтүләр тарихында иң көчле магнит давылы 1859 елның сентябрендә теркәлгән. Әмма көчсезрәк давыллар да тере организм эшчәнлегенә һәм механизмнар эшенә тискәре йогынты ясый. Кояш өслегендә шартлау булганнан соң плазма бүленеп чыга, ул безнең планетага “килеп”, җирнең магнит кырына тәэсир итә.

Россия Фәннәр академиясенең Галәм тикшеренүләре институты галимнәре, магнит давылы канга тискәре йогынты ясарга мөмкин, дигән нәтиҗәгә килгән. Аерым алганда, кан тиз оешучанга әйләнә. Шуңа күрә канның куеруын кисәтү өчен магнит давылы башланырга бер көн кала аспирин эчәргә кирәк икән. Бигрәк тә йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интегүчеләргә кагыла бу.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X