Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Галимнәр куркыныч вирус таралуы турында кисәтә

Короновирус белән авырган кешеләрнең 15-25 проценты ковидтан соңгы халәтне кичерә.

Британиянең Лондон университеты галимнәре ОРВИның яңа төрен ачыклаган. Аларның әйтүенчә, аны йоктыручылар баш әйләнүгә, йөрәк тибеше көчәю, чәч коелу, алҗу һәм ютәлгә зарлана.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекционисты Халит Хәертынов моның яңа вирус түгеллеген, бәлки лонгковид (ковидтан соңгы халәт) кына икәнлеген аңлаткан. Ковид кичерүчеләрнең 15-25 процентка якыны чир билгеләре белән кабат очраша, дигән ул. Кайбер билгеләре авырудан соң берничә айга сузыла, кайвакыт берникадәр юкка чыгып торгач, янә пәйда була.

– Лонгковид, яки ковидтан соңгы халәт билгеләре: күңел төшенкелеге, хәтер һәм игътибар начараю, терәк-хәрәкәт аппаратына зыян килү. Бу билгеләр авыру кичергәннән соң айлар буе, атналар буе күзәтелергә мөмкин, дип аңлатып үткән табиб.

Исегезгә төшерәбез: хәзерге вакытта коронавирус ОРВИга кертелә. Ягъни ОРВИ көчәйгәндә, ковид йоктыручылар да арта. Асылда чир иярткән кешенең тән температурасы күтәрелә, тамагы авырта.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев