Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга яңа ярдәм чаралары күрсәтеләчәк

Дәүләт Думасы, Президент Юлламасын тормышка ашыру кысаларында, йөкле хатын-кызларга һәм сигез яшьтән зуррак балалары булган гаиләләргә яңа түләүләр турында законны өченче укылышта кабул иткән.

Быел 1 сентябрьдән башлап, авырып киткән җиде яшькә кадәрге баласы белән өйдә утырган өчен ата-анага “больничный” хезмәт хакының 100 проценты күләмендә түләнеләчәк.

1 июльдән башлап, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләр 8 яшьтән 16 яшькә кадәрге балалары өчен пособие алачак. Түләү күләме төбәктә билгеләнгән яшәү минимумына бәйле булачак.

1 июльдән башлап, йөклелекнең 12 атнасына кадәр исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга аена 6350 сум күләмендә акча биреләчәк, дит хәбә итә "Ватаным Татарстан".

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев