Финик җимешенә аерым игътибар
Ислам динендә бу җимешкә үзгә мөнәсәбәт бар.
«Финик агачы» сүзтезмәсе Коръәндә башка җимешле агачларга караганда ешрак кулланыла — 20 тапкырдан артыграк. Бу җимеш җәннәттә тәкъдим ителәчәк бер нигъмәт итеп сурәтләнә.
Пәйгамбәребез с.г.в.нең күпсанлы хәдисләрендә финик җимеше телгә алына. Бу җимеш белән ул уразаны тәмамлап авыз ачарга кушкан. «Сезнең финик җимешегез булса, шуның белән ифтар кылыгыз, әгәр дә юк икән — су эчеп. Чөнки бу — чистарыну» (Әбү Дауд). Шуңа да Рамазан ае буена бөтен дөнья мөселманнары өстәлендә очрый торган җимеш ул.
Бүген финикларның 380 төре билгеле. Пәйгамбәребез с.г.в. «Ашва» дигән кара төстәге финикларны яраткан. Бу төр финикны көнгә 7не ашасаң, күз тию һәм сихердән сакланырсың, дигән хәдис бар.
Бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Аларны кипкән килеш тә, яңа өлгергән килеш тә ашыйлар. Төсләре карадан алып акка кадәр, шулай ук зәңгәр, көрән һәм сары төстәгеләре дә очрый. Төренә карап, кайбер саннар үзгәрсә дә, 1 җимешнең уртача составы мондый: 2,2% аксым, 73% — углевод (аны диабет белән авыручыларга да ашау рөхсәт ителә), 2,3% сүс, селен матдәсе бар. Ахыргы икесе рак авыруларының килеп чыгу ихтималын киметә, иммун системасын ныгыта, йөрәк авыртулары куркынычын азайта. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минераллар, тешләрне кариестан саклаучы фтор бар.
Финик җимешендә холестерин юк. Финик — аз калорияле җимеш: бер финикта уртача 23 калория бар. Шуңа күрә дә ул — артык авырлыктан интегүчеләргә, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык, энергия чыганагы. Күп илләрдә финикларны кеше сәламәтлеген ныгытучы, гомер озынлыгын тәэмин итүче җимеш буларак файдаланалар. Кытайда, мәсәлән, финик кына ашап торучы йөзьяшәрләр булуы билгеле. Бу җимеш тагын күзләр, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, эчәкләр өчен файдалы, яхшы кәеф чыганагы булып тора.
Гөлия Мөгаллимова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев