Файдасын үзең күрерсең
Көн дә кирәкле киңәшләр
- Суыткычта, сумкада яки башка савыттагы исне бетерү өчен кулланылмаган пакетлы чәй салып куярга кирәк.
- Водород перекисын яраларны төзәтү өчен генә түгел, тапларны бетерү өчен дә кулланырга мөмкин.
- Кырмыскалардан котылырга теләсәң, аларның җыелу урынына корица сибәргә кирәк.
- Металлдан эшләнгән әйберләрне теш пастасы белән чистартырга мөмкин.
- Кашык-чәнечкеләрне банан кабыгының эчке ягы белән сөртеп ялтыратырга була.
- Бал организмдагы микробларны юкка чыгару үзлегенә ия.
- Изелгән аспирин төймәсенә бер-ике тамчы су кушып, озынборын, черки тешләгән урынга сөртсәң, кычыту басылыр.
- Чәй содасы белән тешләрнең сарысын бетерү бик җиңел.
- Агач күмере бүлмәдәге начар исләрне җыя.
- Пычак яхшы киссен өчен, уртага бөкләнгән фольга кисәргә кирәк.
фото: https://pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев