Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эш көне бер сәгатькә кыскара

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, ул 10 майга күчерелә.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан өстәмә ял көне булмаячак, әмма җомга көнне, 22 февральдә, эштән бер сәгатькә иртәрәк китәргә мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Хезмәт һәм мәшгульлек федераль хезмәте башлыгы урынбасары Иван Шкловецка сылтама ясап хәбәр итә.

Ул билгеләп үткәнчә, февральдә өстәмә ял көннәре булмаячак, чөнки 23 февраль, шимбә ялы 10 майга, җомгага күчерелә.

«Шул ук вакытта, биш көнлек эш атнасы стандарт графигы буенча хезмәт куючылар өчен җомга көнне, 22 февральдә, эш вакыты бер сәгатькә кыскарак булачак», - диде Шкловец.

Россиялеләрне алдагы озын яллар 8-10 март көннәрендә көтә.

Яз һәм Хезмәт бәйрәмендә россиялеләр – биш (1-5 май), Җиңү көнендә - дүрт (9-12 май), Халыклар бердәмлеге көнендә өч көн (2-4 ноябрь) ял итәчәк.

Бу хакта тулырак: tatar-inform.tatar

Гөлсирә Шәрифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев