Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Эш атнасы кайчан дүрт көнгә калачак?

Дүрт көнлек эш атнасына күчү турындагы хәбәрләр күптән йөри, ә менә гамәлдә бу яңалык тормышыбызга кайчан керергә мөмкин икән?

Илебезнең Хезмәт министрлыгы дүрт көнлек эш атнасы турындагы тәкъдимне карарга әзерлеге турында белдергән. Һәрхәлдә, әлеге ведомствоның җитәкчесе Антон Котяков РИА Новости тапшыруында бу уңайдан әйтеп үткән.

Шул ук вакытта Котяков эш атнасын дүрт көнгә калдыру җәһәтеннән үз фикерләре белән уртаклашудан баш тарткан. Бу яңалыкны карарга әзерлегебез турындагы сүзләр дә Хезмәт министрлыгының эш атнасын кыскартуга потенциаль ризалыгы дип бәяләнмәсен, дип тә өстәгән ул.

"Социаль партнерларыбызның һәр тәкъдиме министрлыкта тикшерелә, алар буенча фикер алышу оештырыла. Социаль партнер нинди дә булса башлангыч белән чыга икән, без аны ишетмәмешкә салыша алмыйбыз", - дип аңлаткан чиновник.

Ә менә Русиянең Иминлек советы башлыгы урынбасары Дмитрий Медведев әйтүенчә, тора-бара дүрт көнлек эш атнасына күп илләр күчәчәк.

Безнең ил чиновниклары арасында да җомга көнне ялга әйләндерү фикерен куәтләүчеләр бихисап.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев