Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Enaecash “Туган тел” җырын рэп стильдә башкарды

Әлеге видео “Яңа дулкын” ютуб-каналында урнаштырылган.

Enaecash псевдонимы белән чыгыш ясаучы Булат Алеев “Туган тел” җырын рэп стильдә башкарган видео дөнья күрде.

«Бу бит иң шәп шигырь! Син “и туган тел” дип әйтәсең, сиңа җавапка “и матур тел” диләр. Бу сүзләрне һәркем белә, барысы да ияләшкән. Кемгәдер мәгънә җитми икән, аның күп булган башка урынын күрсәтсеннәр”, – ди башкаручы әлеге трек турында. 

Enaecash әйтүенчә, әлеге трекның башта музыкасы языла, аннары гына шул музыкага “Туган тел” сүзләрен куеп карыйлар. Гомумән, җырчы төп максаты итеп халык җырларын яңартып тәкъдим итүне саный.

Алдагы көннәрдә Enaecash тагын 2 татар халык җырын үзгәртеп, яңача яңгырашта әзерләп чыгарырга исәпли. Алар да “Яңа дулкын” каналында урын алачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев