Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Электр үткәргеч линияләрнең саклана торган зоналарында төзелеш кагыйдәләрен үтәү

“Челтәр компаниясе” АҖе филиалы – “Бөгелмә электр челтәрләре” электр челтәре хуҗалыгы объектларының саклана торган зонасы чикләрендә урнашкан җир участокларын файдалану шартларын үтәү мөһимлеге хакында халыкка ел саен аңлату эшләре алып бара.

Рухи һәм матди яктан начар хәлгә юлыкмас өчен, төзелеш эшләрен башлар алдыннан кайбер кагыйдәләрне үтәү һәм кулланучылар белән эшләү пунктына (ПРП) төзелеш эшләрен килештерү хакында гариза белән мөрәҗәгать итү мөһим! Челтәр оешмасы белгечләре кайда төзергә яравын һәм нинди ара калдырырга кирәклеген күрсәтәчәк.

Кызганыч, төзелеш эшләрен барлык гражданнар да куркынычсыз аралыкта башкармый. Бөгелмә электр челтәрләре, кайвакыт искәрмә ясап, гражданнарның теләкләрен исәпкә алалар, әгәр дә техник яктан мөмкин булса, электр үткәргеч линияләрен күчерәләр. Әмма шунысын истә тотарга кирәк, электр үткәргеч линияләр техник мөмкинлек булган очракта гына һәм кагыйдәләрне бозган гражданнар исәбеннән күчерелә. Тик техник мөмкинлек гел булмый һәм электр үткәргеч линияләрен күчерү чыгымнары законсыз төзелгән объект бәясеннән берничә тапкырга арта. Уңайлы чишелеш булмаган очракта, нәтиҗә сөендерми – төзелеш объектын сүтүтурында суд карары чыгарыла.

Ахыргы нәтиҗә белән көрәшкәнче, теләсә нинди начар хәлне булдырмавың ансатрак. Югарыда аталган кагыйдәләр гражданнарның тормышын һәм сәламәтлеген, иминлеген һәм аларның милкен саклауга йөз тоткан. Моннан тыш, әлеге кагыйдәләрне үтәү челтәр компаниясенә авария урынына максималь тиз арада барып җитү һәм җитешсезлекне бетерү, димәк, гражданнар тәүлекнең һәм елның теләсә кайсы вакытында кирәкле электр энергиясе белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк.

“Бөгелмә электр челтәрләре”

Реклама хокукында

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев