“Елап торучы малай” үч алдымы?
Дөньяда акыл белән аңлата алмаслык, серле, могҗизалы күренешләр, уникаль кешеләр, феноменнар очрап тора. Без бәян итәчәк хәл-вакыйгалар шул ягы белән үзенчәлекле – ул хәлләрнең шаһиты булган кешеләр дистәләрчә - йөзләрчә.
Испан рәссамы Бруно Амадио язган картиналар турында күпләрнең ишеткәне, я булмаса укыганы бардыр. Бу хөрмәтле мэтр картиналарына имзасын Браголин дип куя торган булган. Шуңа да аны шушы исем астында беләләр. Заманында Браголин һәрберсендә елап торучы сабый малайны сурәтләгән картиналар сериясе язган. Рәссамны белгән кешеләр: “Аның картиналарында – сугыш вакытында янып юкка чыккан балалар йорты балаларының йөзләре”, – диләр.
Браголинның эшләре рәсем төшерү осталары тарафыннан югары бәяләнгән. Барлыгы ул 65 картина язган. Алардан репродукцияләр эшләп, дөнья буенча сатканнар. Сатудан кергән акчага рәссам Венециядә гомеренең азагына кадәр тынычлыкта яшәгән, ә елап торучы балалар сурәтләнгән картиналар меңләгән кешеләрнең фатирларында, йортларында яшәвен дәвам иткән. Монда бер гаҗәпләнерлек нәрсә дә юк сымак, әмма 1985 елда Бөек Британиядә бер сәер хәл була.
Англиянең Көньяк Йоркшир графлыгында Рона һәм Мэй Халлоуи исемле гаилә пары яшәгән. 1985 елның июнендә боларның йортында ут чыга. Бар нәрсә янып юкка чыга, йорт түбәсе җимерелә. Нибары стеналар гына серәеп торып кала. Шул стеналарның берсендә бер җире дә янмаган, хәтта корым эзе дә тимәгән “Елап торучы малай” картинасы эленеп калган. Гаилә картинаны 1972 елда Италиядә сатып алган булган.
Мал-мөлкәтләре ут эчендә янып юкка чыкса да, гаилә пары артык пошынмый, чөнки милекләре страховкаланган була. Әмма картинаның ут эчендә дә янмый калуы боларда зур гаҗәпләнү тудыра. Берникадәр вакыттан соң Роттерем шәһәрендә тагын да берничә йортта ут чыга. Рәхимсез ут барлык йорт-кураны, милекләрне юкка чыгарса да, фатирларда һәм йортларда “Елап торучы малай” картинасы зыян күрми эленеп кала бирә.
Бу сәер закончалыкны янгын сүндерүче Питер Халл да күреп тора. Аның сүзләрен икенче янгын сүндерүче Алан Уилкинсон да раслый. Бу ирләрнең картина турында сөйләгән сүзләре журналистларга да барып ирешә. 2 млн 800 мең экземпляр белән чыгучы “The Sun” гәзите репортерлары бу сәер хәлгә нәрсә дияргә дә белмиләр.
Басманың баш мөхәррире Кельвин Маккензи бу сәер хәлне ныклап тикшерергә ниятли. Ни өчен янгын чыккан йортларда “Елап торучы малай” картинасы гына исән кала?
Маккензи әфәнде кушуы буенча репортерлар Төньяк Англиянең берничә бәләкәй шәһәрендә булганнан соң шуны ачыклаганнар: мондый ут чыгулар берничә ай дәвамында күзәтелә икән. Страховка түләүче компанияләр бу янгыннарга бик борчылган, чөнки каза күрүчеләргә зур суммаларда компенсация түләргә туры килә икән. Ялкын ялмаган барлык йортларда да бер “Елап торучы малай” гына исән калган.
1985 елның 4 сентябрендә “The Sun” гәзитенең чираттагы саны чыккан. Беренче биттә – “Елап торучы малай каргышы” исемле язма. Бер көн эчендә бу язманы 7 млннан күбрәк кеше укыган. Ә иртәгәсе көнне редакция телефоннары көне буе шалтыраудан туктамаган – Англиянең төрле шәһәрләреннән, авылларыннан меңнәрчә кешеләр үзләренең кайчандыр шушы репродукцияне сатып алулары, ә аннары йортларында ут чыгуы турында сөйләгән. “Кызыл әтәч” үткән йортларда шушы картина гына исән калуы турында бәян иткәннәр.
Бу фактлар кешеләрдә чиксез аптырау, курку, шомлану тойгысы уяткан. Кемнәр сатып алган булган, барысы да “Елап торучы малай”ны юкка чыгарырга тырышкан. Кемнәр картинаны яндырган, алар паника бирелгән. Елап торучы малай җаны үч алып йөри икән дигән имеш-мимешләр таралган.
1985 елның ноябрендә “The Sun” гәзите редакциясе исән калган барлык репродукцияләрне халык алдында яндырырга карар итә. Башта урамда – редакция урнашкан бина каршында яндырырга уйлыйлар. Әмма янгын сүндерүчеләр бу эшкә каршы була. Шуннан соң “Елап торучы малай”ның барлык күчермәләрен шәһәрдән читтә урнашкан чүплектә яндыралар.
Англия тагын нинди начар хәл булыр икән дип тын калган. Әмма көннәр, айлар үткән, массакүләм янгыннар бүтән кабатланмаган. Илдә тынычлык урнашкан. Утта янып һәлак булган репродукцияләр башкача кешеләрне борчымаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев