Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дөньяда COVID-19 йоктыру очраклары 31 миллионнан артып китте

Барлыгы 21,2 миллион кеше дәваланып беткән.

Дөньяда яңа төр коронавирус йоктыру очраклары 31 миллионнан артып китте. Бу хакта федераль һәм җирле хакимиятләрнең, шулай ук массакүләм матбугат чараларының һәм башка ачык чыганакларның мәгълүматларын берләштерү белән шөгыльләнүче Джонс Хопкинс университетына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Университетның соңгы мәгълүматларына караганда, дөньяда коронавирус йоктыру очраклары 31 028 757гә җиткән. COVID-19 йоктырган 960 698 пациент вафат булган. Барлыгы 21,2 миллион кеше дәваланып беткән.

11 мартта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы яңа төрдәге COVID-19 коронавирусы таралуны пандемия дип игълан иткән иде.

Россиядә һәм дөньяда COVID-19 турында соңгы мәгълүматлар белән стопкоронавирус.рф порталында танышырга була.  

Подробнее: tatar-inform.tatar

фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X