Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дмитрий Медведев - яңа вазыйфада

Президент Владимир Путин Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведевны Фән һәм мәгариф советында үзенең урынбасары итеп билгеләде.

Владимир Путин 15 мартта Фән һәм мәгариф буенча совет составын раслады. Указ тексты хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Советны Россия Президенты үзе җитәкли, ә аның урынбасары Дмитрий Медведев булды. Совет составына, шулай ук, Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко (ул Совет секретаре итеп билгеләнде), Яңа технологияләрне эшләү һәм коммерцияләштерү үзәген үстерү фонды рәисе Аркадий Дворкович, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров, Дәүләт думасы депутаты, академик Геннадий Онищенко, Санлы үсеш, элемтә һәм киңкүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев һәм башкалар керде.

Указ нигезендә, шулай ук, Советның функцияләре билгеләнде. “Россиянең фәнни-технологик үсешен тәэмин итү максатларында... Россия Президенты каршындагы Фән һәм мәгариф советына илнең фәнни-технологик үсешенең стратегик максатларын, бурычларын һәм өстенлекләрен билгеләү, шулай ук Хөкүмәт тарафыннан дәүләт әһәмиятендәге мөһим инновацион проектларны эшләү һәм гамәлгә ашыру турында карарлар кабул итү функциясен йөкләргә фәрман бирәм", — диелә Президент кул куйган документта.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев