Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Дәүләт Думасында пенсионерлар өчен яңа пособие кертергә тәкъдим иттеләр

Пенсионерларга коронавирус инфекциясеннән вакцинация үткән өчен пособие түләргә кирәк. Бу хакта Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы башлыгы Антон Котяков исеменә яза.

Өлкән яшьтәге гражданнар коронавирустан прививка ясатса, матди кызыксындыру чаралары булдырырга кирәк, Бу мәсьәләдә бердәм федераль карар булырга тиеш, ди депутат. «COVID-19дан вакцинация узган өчен картлык буенча пенсия алучы гражданнарга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган федераль пособие кертүне сорыйм», — диде Власов.

Дәүләт Думасы депутаты әлеге пособие пенсионерларны вакцина ясатуга этәрәчәк һәм алар өчен шактый ярдәм чарасы булачак дип саный, яза "Ватаным Татарстан".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев