Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

«Демография» илкүләм проекты кысаларында 21,5 мең өлкән кеше табибларга күренгән

Быел республика авылларында яшәүче 93 меңнән артык пенсионерны медицина оешмаларына алып бару ниятләнә.

2020 елда «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты кысаларында  21 589 өлкән яшьтәге кешенең сәламәтлеге тикшерелде, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы.

Дөньяда COVID-19 коронавирусы пандемиясе башлану белән бәйле, 1 апрельдән әлеге тикшеренүләр вакытлыча туктатылып тора. Шулай да ел азагына кадәр Татарстандагы авыл җирлегендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк 93 мең кешене медицина оешмаларына алып бару планлаштырыла.

Шулай ук быел 13 муниципаль район инвалидларны һәм өлкән яшьтәге кешеләрне даими карап-тәрбияләп тору программасында катнаша. Аның буенча 2 748 пенсионер һәм инвалидка социаль хезмәт күрсәтеләчәк (социаль хезмәткә мохтаҗларның 12 проценты).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев