Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Декабрьдән бәхет көтәргәме?

Астролог Тамара Глоба тырышлык салмыйча гына уңышка ирешеп булмаячагын искә төшерә. Ул бәйрәмнәр алдыннан һәркемгә бераз тынычланып, ял итеп алырга куша. Авырлыклар булса да, ул кышның беренче аенда һәммәбезгә күңелле мизгелләр вәгъдә итә. Ә йолдызнамәнең дүрт билгесен аерым искә ала. Кемнәр алар?

Кучкарга якыннарыннан күп тәнкыйть сүзләре ишетергә туры килсә дә, алар бәхетле булуга ирешә алачак. Иң мөһиме — кешеләрнең сүзләренә колак салырга кирәк. Хезмәт урынында барысы да тотрыклы булачак, акча вакытында килеп торачак. Тормыш гармониясе тулы булсын өчен вак-төяккә бик әһәмият биреп барма, Кучкар. Мөһим нәрсәләрне күздән ычкындырма. Ә сәер идеяләреңне тормышка ашырырга тырышмасаң да була. Кыскасы, декабрьдә Кучкар никадәр тынычрак, шулкадәр бәхетлерәк булачак.

Үгезбозау ай буе мәхәббәт планетасы — Венера канаты астында булачак. Икенче яртысы белән бер-берсен ярты сүздән аңлый башларлар. Ә менә эштә күңелсез булып китәргә мөмкин. Ул тынычрак эш эзли башларга ниятләр. Йолдызлар аларга тынычлык сакларга, юкка-барга кызып бармаска, дипломат булырга киңәш итә.

Ә менә Кыз билгесендә туганнар декабрьдә дөреслекне турыга ярып әйтмәкче. “Әйткән сүз — аткан ук”, шуны онытма, Кыз. Күңелеңдә тынычлык урнаштыра белсәң, өй белән эш арасында өзгәләнергә туры килмәс. Ай уртасыннан хәлләр сизелеп яхшырачак. Кыз күңеленә җылылык киләчәк. Йолдызлар Яңа ел бәйрәмнәренә бераз акча җыярга куша. Актив ял да яхшыга булыр.

Балыкның гаилә тормышы декабрьдә гармонияле булачак. Давыллар тынып, романтика чәчәк атачак. Кышкы озын кичләрне алар ялгызлыкта үткәрмәячәк. Якыннары да киңәшләре, үгетләүләре белән бимазаламаячак. Эштә җитәкче белән сүзгә килешү хәвефе бар, ләкин “шома” Балык бу хәлдә дә җиңүче булырга тиеш.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X