Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Декабрь аенда һава торышының нинди булачагын әйткәннәр

Декабрь аенда кайбер төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда һава температурасы нормадан түбәнрәк булачак. Карның бик аз һәм сирәк явачагы көтелә. Бу хакта Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфанд сөйләп үткән.

“Декабрьдә күпчелек урыннарда суык һава хөкем сөрәчәк. Үзәк федераль округында – Мәскәү, Тверь, Ярославль, Иваново өлкәләрендә тәүлеклек уртача температураның нормадан кимрәк булуы көтелә. Идел буе федераль округында – Киров, Түбән Новгород, Казан, Уфа. Самара, Оренбург – һәркайда нормадан тайпылыш күзәтеләчәк”, – дигән ул.

Шул ук вакытта, синоптик әйтүенчә, күпчелек төбәкләрдә, шулай ук Идел буе федераль округында кар бик аз явачак.

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев